Любовь Хәсәнова: «Пасханы да, Корбан бәйрәмен дә матур итеп уздырабыз»

Лаеш районының Рождествено авылында татар, рус, чуаш, әрмән гаиләләре дус-тату яши. Мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Хәсәнова, рус һәм татар халкы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен үтәп яшәргә тырышабыз, ди. Ул үзе дә тормыш иптәше итеп татар егетен сайлаган.

– Русланның әтисе – татар, әнисе рус милләтеннән иде. Без әти-әни белән уртак тел табып, тату яшәдек. Мин татарларның бар гореф-гадәтләрен беләм. Хәтта кешене соңгы юлга озатканда ниләр эшлисен дә өйрәндем. Әтине югалткач, монысы да кирәк булды, – дип сөйли Любовь Хәсәнова. – Кызыбыз да татар егетендә кияүдә. Чеп-чи татар гаиләсенә барып керде. Шөкер, кияүнең әти-әнисе каршы килмәде, яшьләрнең үзләренә сайлау мөмкинлеге бирделәр. Кызым ислам дине кушканча никах укытып кияүгә чыкты. Инде балалары да туды. Оныгыма 2 ай булды.

Любовь Хәсәнова башта мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли.  2016 елда мәдәният йорты җитәкчесе итеп куялар. Ул «Русская душа» халык вокаль ансамбле оештыра. Ансамбльгә 15 кеше йөри.

Любовь ханымнан гаиләләрендә дус-тату яшәүнең серен дә сораштык.

– Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Шулай итсәң генә тату яшәп була. Гаиләбезгә килгәндә, бездә ике милләтне дә хөрмәт итәләр. Пасханы да, Корбан бәйрәмен дә матур итеп уздырабыз. Сабантуйлар гөрләп үтә, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү