Халык санын алучы Миләүшә Фәрхетдинова: Сорауларга домофон аша гына җавап бирүчеләр дә бар

Күпләргә блогер буларак таныш Миләүшә Фәрхетдинованы бу көннәрдә башкаланың Мәскәү районында еш очратырга мөмкин. «Инстаграм»да татарча сәхифә алып барган кыз соңгы арада халык санын алу белән мәшгуль. Үзе генә дә түгел, бу эшкә ире Илшат белән бергә алынган алар.

– Быел беренче тапкыр җанисәптә халык санын алучы буларак та катнашам. Моны тормыш иптәшем тәкъдим итте. «Инстаграм»дагы язылучыларым арасында да халык санын алучы булып эшләүчеләр барлыгын белгәч, кызыксынуым тагын да артты. Минем өчен зур тәҗрибә бу. Эшемне яратып башкарам, – ди Миләүшә.

Башкаладагы бизәнү әйберләре сата торган кибетләрнең берсендә менеджер булып эшли блогер кыз. Халык санын алырга ял көннәрендә йөрергә тырыша ул. Миләүшәнең сүзләренә караганда, җанисәптә катнашкан бер сан алучы башына уртача 200–250 фатир туры килә икән. Бу – якынча 600ләп кешегә анкета тутырырга кирәк дигән сүз. «Халык санын алырга ирем белән бер вакытта йөрергә тырышабыз. Үзем генә йөрергә шикләнәм. Кичке яктарак эшләү җайлы. Ул вакытта күп кеше өйдә була», – ди ул.

Яшермим, ягымлы тавышлы бу кызның блогын кызыксынып карап барам. Якыннан аралашканда да бик төпле, рәхәт кеше булып чыкты. Шушы сыйфатлары аңа сан алучы булып эшләгәндә дә ярдәм итәдер дим үземчә. Ул исә уйларымны укыгандай: «Җанисәптә сан алучы булып эшләү өчен бик түзем, сабыр холыклы да булырга кирәк. Бәхәскә керергә яратсаң, эшли алмыйсың», – дип әйтеп куйды. Бу аңлашыла да. Кешеләр арасында төрлесе бар бит. Әле беркөнне генә Миләүшә белән Илшатка, хуҗалары өйдә була торып та, бер фатирга ике тапкыр килергә туры килгән. Хуҗалар: «Без ит турый идек әле, башка көнне килегез», – дип, борын төбендә үк ишекне ябып куйган. Сан алучыга ишекне бөтенләй ачмаучылар да, сорауларга дофомон аша гына җавап бирүчеләр дә бар икән.

– Кайберәүләр шул ук домофон аша: «Авырыйбыз шул әле, йоктырырбыз дип куркабыз, башка көнне килегез», – дип кисәтә. Пенсия яшендәгеләр, 70–90 яшьтәге әби-бабайлар якты йөз белән каршы алалар. Хәтта чәйгә дә чакыралар. Аларның җанисәпкә яшьләргә караганда җаваплырак каравы сизелә. Яшьләр арасында дорфа сөйләшүчеләр, усал каршы алучылар да очрый, – ди Миләүшә. Усал дигәннән, халык санын алып йөри башлаганчы, аларның кулларына авыр гаиләләр яшәгән махсус исемлек бирелгән. Алар янына полиция хезмәткәре белән бергә барасы. Әңгәмәдәшемә исә әлегә андый гаиләләр белән аралашырга туры килмәгән.

Халык санын алучы булып эшләгәндә күңелне тырнап торган бер күренешкә игътибар иткән Миләүшә. «Мин – татар җанлы кеше. Татарча уйлыйм, татарча сөйләшәм. Шуңа күрә татарча блог алып бара башладым. Җанисәптә йөри башлагач, милләте буенча татар булган күпләрнең татарча аңламавын белдем. Бу бик кызганыч. Безгә татарча эндәшеп, без татарча җавап биргәнне ишеткәч: «Аллаһка шөкер, үзебезнекеләр – татарлар икәнсез, шукадәр рәхәт булып китте», – дип сөенүчеләр дә күп. Шуңа күрә үзебезнең туган телебезне – татар телен икенче планга калдырмасак иде. Аны бергәләп үстерсәк, көндәлек тормышта да рәхәтләнеп туган телдә аралашсак иде. Татарча проектлар, блоглар барлыкка килгәндә, шатланып туя алмыйм», – ди татар җанлы блогер кыз.

Динә Гыйлаҗиева 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү