Бердәмлек дигән бөек сүз

      Россиядә быел уналтынчы тапкыр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә җыеналар. Автор бәйрәм дип язарга теләгән иде, никтер бармаклар тыңламыйча билгеләп үтү дигән сүзләрне җыйдылар. Бу язманы әзерләр алдыннан соңгы унбиш елдагы төп үзәк матбугатның шушы көнгә туры килүче архив саннарын карап чыктым һәм бер газетада да, бер елны да зур бәйрәм рухын чагылдырган язмаларга юлыгып булмады.

Илдәге төп җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга тиешле басмалар күп булса нигездә бер дежур язма бирү белән чикләнгәннәр. 4 ноябрьгә әзерлек һәм зур дата итеп искә алу омтылышы бары тик рус карагруһчыл милли оешмаларында гына сизелә. Алар ел саен бу көндә «Рус маршы» үткәрергә рөхсәт сорыйлар һәм, билгеле инде, объектив рәвештә нигездә рәсми каршылыкка очрыйлар. Менә бүген дә яңалыклар тасмасында «Рус маршы»н оештыручы тоткарланды» дигән хәбәрләр күренә. Бу аңлашыла да: күпмилләтле һәм күпконфессияле илдә уртак бәйрәм көне булырга тиешле датада аерым бер халыкның маршын уздыру бал мичәсенә кашыклап дегет салуга тиң булыр иде. Моннан биш ел элек «Российская газета»да «Сәясәт» («Политика») фонды президенты Вячеслав Никонов милли идеяне радикаль милләтчеләр – рус фашистлары кулына бирергә ярамавы турында күләмле язма бастырган.

2005 елның 4 ноябре алдыннан федераль хөкүмәт газетасы календарьдагы яңа кызыл датаны бәйрәмгә әверелә алырмы икән дигән сорауга җавап эзләп төп дини конфессияләр лидерларыннан һәм сәясәтчеләрдән сораштыру үткәргән. Шул ук Никонов ул чакта кайбер даталарның теге яки бу сәбәпләр аркасында милли бәйрәмнәргә үк әверелә алмауларын әйткән, «Россия көне»н мисалга китергән, әмма тиешле пропаганда алып барылганда, Халыклар бердәмлеге көненең зур бәйрәмгә әйләнергә шансы бар икәнлегенә ышаныч белдергән. Пропаганда дигәне, үзәк матбугатка күзәтү күрсәткәнчә, никтер алай ук куәтле булып чыкмаган: датаны билгеләргә тырышалар, вәләкин бәйрәм рухы бөркелеп үк тормый.

Яңа бәйрәм өчен 4 ноябрь очраклы сайланмаган. 1612 елда бу көнне Иван Грозный үлеменнән соң Мәскәү тәхете тирәсендә барган озак вакытлы һәм алҗыткыч көрәшкә нокта куела. Болганчыклык чоры (смутное время) дигән дәвер төгәлләнә. Рус тәхетенә Романовлар династиясенең беренче вәкиле менеп утыра һәм үзәкләшкән рус дәүләте ныгый һәм формалаша башлый. Тәхетне үзенеке итү өчен чит ил гаскәрләрен (полякларны) үзләренә ярдәмгә чакыручылар җиңелә һәм куыла. Игътибар итик: ул чакта әле Россия дигән дәүләт юк, ул мәйданга килү стадиясендә генә. Әлегә кадәр язганнар татар колагы өчен бик сөекле булып яңгырамыйлар, әлбәттә. Әйе, әйе, Мәскәүдән полякларны куу көрәшен татар Минин белән татар Пожарский җитәкләгән дигән горурлык хисе уятмакчы булабыз инде без йөрәкләрдә, әмма рус җәмәгатьчелек фикере берләштерүче бу ике шәхеснең тамырларында татар каны агуын кискен кире кага, аның белән килешергә теләми. Менә ни өчен рус радикаль милләтчеләре тарафыннан зур рухи күтәренкелек уята бу дата, әмма хәтта рәсми даирәләр тарафыннан да тиешенчә бәяләнеп бетә алмый. Бүгенге Россия өчен «бердәмлек» төшенчәсе анда яшәгән барлык халыкларның уртак Ватан һәм уртак туфрак хисе тирәсендә туплануларын таләп итә, ә 4 ноябрь, гафу итегез, бу хисне тирәнәйтү һәм көчәйтү вазыйфасын күтәрә алмый. Аның бәйрәм көне буларак сайланып мәйданга чыгарылуы да альтернатива буларак кирәк иде. Совет халыклары бәйрәм итәргә күнеккән Октябрь бәйрәменә – 7 ноябрьгә көндәш буларак сайланды ул. 7 ноябрьне оныттырырга кирәк булды, бу максат тормышка ашырылды. Ә яңа бәйрәм оешып ук бетә алмады. Күрәсең, алмагач ялгаган шикелле, йөрәкләргә бәйрәм хисен кисеп ялгау мөмкин үк эш түгелдер.

Бүгенге катлаулы дөньяда һәм авыр вазгыятьтә исә бердәмлек, һичшиксез, кирәк. Тик чын күңелдән берләшү һәм бер сафта булу өчен тигезлек сорала. Халыкларның тигез хокуклылыгының кәгазьдә генә түгел, гамәлдә тормышка ашырылуы таләп ителә. Халыкларның телләре чикләнә икән, аларның яшәү рәвешләре оныттырылып, ассимиляцияләү сәясәте алып барыла икән, йөрәкләр дәрәҗәсендә берләшү һәм тантанага ирешү мөмкин түгел. Рәсми рәвештә бердәмлекне игълан итеп була, әлбәттә, әмма бәйрәм итү дәрәҗәсенә җиткерү кыен. Мондый шартларда бер генә очракта тыгыз сафларда берләшергә мөмкин: зур куркыныч һәм афәт янаганда гына. Менә шул зур афәтне уртак көч һәм тырышлык белән җиңгәннән соң җиңү датасын бәйрәм итәргә мөмкин булыр иде. Әмма монысын күрсәтмәсен дип телик инде.

Болай табигый үсеш юлы белән дә бәйрәм дәрәҗәсенә ирешергә мөмкин, әлбәттә. Тик моның өчен өстен халыкның башка халыклар белән үзен тигез тоярга өйрәнүе кирәк. Аерым бер төркемнең милли өстенлек хисе белән януы шартларында ихлас бердәмлеккә ирешү кыен. Беренче карашка бу темадан ерак торса да, гыйбрәт алырлык уртаклыгы булган бер кыйсса китерер идем югарыдагы фикерне ныгыту өчен.

Җәләледдин Руми дигән мәшһүр мөселман шагыйре янына бервакыт бер әни үзенең улын ияртеп килгән һәм әйткән: «Минем улым шикәрне бик күп ашый. Әйтегезче шуңа, алай эшләүдән туктасын һәм бүтән алай күп ашамасын. Ул Сезне бик хөрмәт итә һәм берсүзсез тыңлаячак», – дигән.

Руми малайга карап бераз уйланып торган да: «Өч атнадан килегезче», – дигән. Хатын: «Бик сәер, ни өчен шул гади генә сүзне хәзер үк әйтә алмый», – дип уйлап кайтып киткән, әмма, тыңлап, өч атнадан яңадан килгән. Руми ана белән улны янә өч атнадан килергә кушып кайтарып җибәргән. Әни кеше тагын да гаҗәпләнебрәк кайтып киткән, ләкин буйсынып тагын өч атна үткәч килгән. Менә шунда Руми әйткән инде: «Улым, шикәрне күп ашама, ул сәламәтлек өчен зыянлы», – дигән. «Ярый, остазым, – дигән малай, – Сез әйткәч, мин тыңлармын».

Хатын улын урамга чыгарып җибәргән дә шагыйрьдән: «Ни өчен Сез шундый гади нәрсәне беренче килгәндә үк әйтмәдегез», – дип сораган. Җавап мондый булган: «Эш шунда: мин үзем баллы нәрсәләргә тәкатьсез. Синең улыңа шикәр ашама дип әйтү өчен минем үземә ул йомшаклыгымнан арынырга кирәк иде. Мин башта өч атна җитәр дип уйладым. Аннан ялгышуымны аңлап тагын өч атна көттердем».

Җәләледдин Руми ысулы менә бу милли бердәмлек көнен чын бәйрәмгә әверелдерү өчен дә ярар иде. Башта өстен халык үзен башкалар белән тигез тотарга өйрәнсен, татлы-баллы өстенлек хисеннән арынсын. Башка халыкларга туганнар кебек карап күпмилләтле Россия халыкларының уртак маршы өчен рөхсәт сорасын, ул маршта төрле телләрдәге лозунглар яңгырасын. Менә шул чакта Халыклар бердәмлеге көне зур тантанага әверләчәк, Россия матбугаты салкын канлы дежур язмалар урынына шул бәйрәмнән җылы репортажлар әзерләячәк. Гади халык 4 ноябрьне ял булуы өчен генә түгел, берләштерүче дата булуы өчен йөрәгенә якын итеп кабул итә башлаячак. Менә шундый бердәмлек бәйрәме кирәк ул, һичшиксез.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://maxplatonov.livejournal.com/945342.html


Фикер өстәү