Анда безгә эш кыен: Балаларның нигә мәктәпкә йөрисе килми?

Илдәге укучылардан яртысының мәктәпкә барасы килми. Балалар арасында уздырылган сораштыруларның куркыныч нәтиҗәсе әнә шундый. Россия Балалар психологлары һәм психиатрлары берләшмәсе җитәкчесе Александр Кузнецов әйтүенчә, балалар мәктәпкә укытучыны яратмаган өчен барырга теләми. Укытучылар исә гаепне замана яшьләренең җиңел акча эшләргә омтылуыннан, югары белемнең бәяләнмәвеннән күрә. Ике арада исә әти-әниләр бар.

Мәктәбе матур, җылысы юк

«Кызым, улым, йокыңнан тор инде, мәктәпкә соңга каласың бит». Балалары укырга теләмәгән гаиләләрдә һәр иртә әнә шундый ялварулардан башлана. Өйдән чыгып китү – бу әле мәктәпкә барып җитү дигән сүз түгел. Сабыйларны гына түгел, әти-әниләргә кайчак хәтта үсмерләрне дә укырга җитәкләп диярлек илтергә туры килә. Кире борылып кайтканнары да булгалый.

– Өй янында заманча мәктәп төзелгәч, улыбызны 8 нче сыйныфка шунда биргән идек. Янәсе, барлык шартлар тудырылган, бассейны да бар. Матурлык белән генә алдап булмый. Берничә айдан аның бөтенләй укыйсы килми башлады. Сыйныфта математиканы иң яхшы белгән балабыз берни аңламый. Рус теленә дә исе китми. Эленке-салынкы йөрүнең нәтиҗәсе – начар билгеләр. Укырга бармаган өчен мәктәп – безне, ә без мәктәпне сүгәбез. Аптырагач, директорга: «Бәлкем, дәресләр кызыклы түгелдер», – дидем. Ә ул: «Без цирк түгел, кызык ясап утыра алмыйбыз, балагызга биремнәрне өегездә аңлатыгыз», – диде. Әллә без укытучымы? Улыбызның хәлләрен сорашып, электрон көндәлеген дә карап, өй эшләрен дә искә төшереп торабыз. Сәбәпләрен төпченә торгач, теле ачылды моның. «Бу мәктәп миңа ошамый. Анда бернинди җылылык юк, рәхәт түгел. Укытучылар кабатлап сораганны яратмый, аңламагач, нигә укырга йөрергә? Мине яңа мәктәпкә күчермәскә иде. Үзегез гаепле», диде. Ике ел буе шулай җәфаландык, – дип сөйли Гөлсирин Закирова.

Абый, ник сез бай түгел?

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе директоры, физика укытучысы Ринат Хәсәнов мәктәп тормышыннан бер мисал китерде. Узган ел бер егет сыйныфтагы 22 укучы алдында аңа сорау бирә икән.

– Абый, син әйбәт укыдыңмы?

– Әйе, Зарипов. Аттестатта рус теленнән генә бер «4ле»м бар.

– Физиканы яхшы беләсеңме?

– Әйбәт беләм.

– Ничә дипломың бар?

– Икәү. Шуннан?..

Бөтен сыйныф шаркылдап көлешергә тотына, тиз генә туктый алмыйлар.

– Авылда бит бернәрсәне дә качырып булмый. Барысы да – укучыларымның күз алдында. Әтидән калган йортка янкорма төзедем. Өч балага да югары белем бирергә тырыштык. Ә сорау биргән укучымның әтисе металл җыя, ике катлы йортта яшиләр, ишегалдында – ике кәттә машина. Ә минем иске йорт, машинам да яңа түгел. Менә сорауга җавап. Укучылар минем һәм Зариповның әтисенең ничек яшәвен күрә бит. Берсе дә мәктәп директоры булырга хыялланмый. Замана яшьләре тир түкмичә, җиңел генә акча эшләргә тели. Югары белемнең бәяләнмәвен, хезмәт хакларының аз булуын беләләр. Шуңа күрә укырга теләкләре дә юк. Укытучылар да, акча аз дип, эшкә килергә теләми. Аның каравы сатучы булып, пицца пешереп, 30–40 мең сум акча эшлиләр, – ди Ринат Хәсәнов.

Эч, баш авырта

Ыштан туздырып йөрүче үсмерләр арасында төрлеләре бар. Кемдер берничә дәфтәр белән уку елын тәмамлый. Мәктәпкә йөриме – йөри, ә калганы барыбер. Бу очракта начар билге булса да куячаклар. Кайбер әти-әниләр 8–10 сыйныфта укучы балалары белән өй эшләре эшли. Укыйсы килмәүне шулай җиңәргә мәҗбүр андыйлар.

– Балалар фәннәрне кирәклегә һәм кирәксезгә бүлде. Кирәк булмаганын укыйсылары килми. Кызыбыз яраткан укытучыларның дәресенә йөгерә-йөгерә бара. Яратмаганына бармас өчен, мең төрле сәбәп таба. Баш, эч, аяк авырта, температура күтәрелә һәм башкасы. Нишләтәсең, укуга мөнәсәбәт шундый. Эш, хәрәкәт җитми дисәң, Алиябез спорт түгәрәкләренә, репетиторга да йөри. Укытучыларның гел алышынып торуы да файдага түгел. Кайберләре начар билге куеп, акылга утыртмакчы була. Киресенчә, фәнгә карата нәфрәт кенә туа. Телефон, интернет та укудан биздерә, – ди Айзирәк Сәмигуллина.

Уку энә белән кое казу

Балаларда укуга мөнәсәбәт үзгәрүгә карата Казандагы «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновның да фикерен белештек.

– Мондый проблема элек тә бар иде. Бу – сирәк күренеш. Гадәттә, үсмерлек чорына кергәндә, 7–8 сыйныф укучыларында укуга кызыксыну кими. Алар күбрәк яшьтәшләре белән аралаша, үсмерләр арасында мәхәббәт уты кабына, – ди Айдар Шәмсетдинов. –  Галим Сухомлинский: «Бала яхшы укысын өчен, аның яхшы укуы кирәк», – ди. Мәктәптә 25 ел эшлим инде. Һәр баланың – үз тәкъдире. Акыл ягыннан тигез булу мөмкин түгел. Берәүләр фермер, икенчеләр «гаишник» булырга, өченчеләр кирпеч салырга тиеш. Кемдер кул белән эшләргә хирыс. Уку теләге кимегән балалар белән даими сөйләшәбез. Беренчедән, укырга теләмәү хисен булдырмаска кирәк. Әгәр башлангыч сыйныфта укыганда битарафлык туса, аны үзгәртергә бик авыр. Без балаларны мөмкин кадәр кызыксындырырга тырышабыз, әти-әниләре белән очрашабыз. Электрон көндәлекне күзәтергә кушабыз. 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның яртысы интеллектуаль, ягъни акыл хезмәтенең аларга туры килмәгәнен аңлый. Белем алу – энә белән кое казу кебек. Фәннәрнең кирәк һәм кирәкмәгәнгә бүленүенә БДИ да үз өлешен кертә. Мәктәптә позитив рух булу кирәк. Укытучыдан да күп нәрсә тора. Дәрес кызыклы булырга тиеш, әмма һәрберсе дә андый була алмый.

Заман чире бу

Кукмара мәгариф идарәсенең элеккеге җитәкчесе, хәзер Казанның 80 нче мәктәп директоры Роберт Мансуров әйтүенчә, укырга теләмәү проблемасы – замана чире.

– Әти-әниләрнең күбесенә акча табу өчен берничә эштә эшләргә туры килә. Балаларга игътибар кими. Кемнәрдер бала түгел, иң мөһиме акча дип уйлый. Өсте-башы бөтен булса, калганын мәктәп бирсен, ди. Әти-әниләрнең бер өлеше акча колына әйләнде. Аннан башканы күрмиләр дә, белмиләр дә. Әти-әнине үзгәртү авыр. Яшәешнең, укытуның кыйммәте үзгәрде. Балалар һәм әти-әниләр арасындагы эшне дәүләт дәрәҗәсендә оештыру кирәк. Бала тәрбияләү мәсьәләсе  иң беренче урында булырга тиеш. Моның өчен билгеле бер системаны булдырырга кирәк, – ди ул. – Балалар киләчәктә мәктәпкә йөрүдән туктар дигән шик юк. Гомумән, бала мәктәпкә килми икән, моның өчен әти-әнисе җаваплы. Алар кулында перәннек тә, чыбыркы да бар. Әти-әниләр баланы мәктәпкә китерергә, каршы алырга тиеш.

Психолог Александр Кузнецов укучы мәктәпкә укытучысын яратмаган өчен бармый дип саный. «Кайберләре укыр өчен түгел, дуслары белән аралашыр өчен бара. Балалар  укытучыны яратмый икән, фәнне дә яратмый. Сораштыруларда башлангыч сыйныф укучыларының яртысы, укытучыны яратмыйм, дип җавап бирә. Әти-әниләр һәрвакыт киңәшләр биреп торырга тиеш. Әгәр укытучы ошамый икән, мәктәпне алыштырыгыз. Аны якын булган өчен генә сайламагыз. Әгәр яхшысын таба алмасагыз, ахыр чиктә, өйдә укытуга күчеп була. Балаларның 20 процентына игътибар җитми. Шуңа күрә ял да кирәк. Иң төп кагыйдә – балага беркайчан да юләр дип әйтмәгез! Аңламаса да, кызып китмәгез. Зур таләпләр куймагыз, барысын да кечкенәдән башлагыз. Балагыз мөстәкыйль икән, моның өчен үсендереп торырга кирәк”, – ди психолог.

 

Фикер:

Айдар Кәлимуллин, КФУның психология һәм мәгариф институты директоры:

– Мәктәпкә бармау, укырга теләмәү кебек күренешләр элек тә булган. Хәзер дә андый проблема бар, әмма бу күпчелек балага кагылмый. Сәбәпләр бер яклы гына була алмый. Беренчедән, балалар өчен кыйммәтләр үзгәрде. Чөнки мәктәпкә караганда кызыклырак мавыгулар күбәйде. Кайберләренең болай да дәресләргә исе китми. Икенчесе укытучының һөнәри осталыгына бәйле. Әйтик, кайбер укытучыларга 1,5–2 ставка укытырга туры килә. Өстәвенә, сыйныфта – 30–35 бала. Аның һәр балага игътибары җитмәскә мөмкин. Без «укытучы өчен кыйммәтләр» дигән тикшеренүләр уздыра башладык. Әгәр мөгаллимнең эшкә карата кызыксынуы җитми икән, әлбәттә, ул яхшы кәеф белән дәрес бирә алмаячак. Укытучы да арый, аның да җаны бар. Шул ук вакытта укытучы бары үз фикерен генә тагып, башкаларны ишетмәсә, гел бәйләнеп торса, балада уку теләге бетәчәк. Өченчедән, әти-әниләрнең таләбе зур. Мәктәп барысы өчен дә җавап бирергә тиеш дип, артыгын өмет итә. Мин еш кына әти-әниләргә, үзегезне укытучы урынына куеп карагыз, дип әйтәм. Белем бирүгә хезмәт күрсәтү кебек карау да бар. Болар барысы да белем алуга йогынты ясый. Укытучыларга артык эш йөкләмәскә кирәк. Укытучының социаль статусын, хезмәт хакын күтәреп, аңа карата мөнәсәбәтне үзгәртеп, әлеге мәсьәләне хәл итеп була. Сыйныфтагы психологик халәттән дә  күп нәрсә тора. Сыйныфташлары белән дуслык булмау да уку теләген сүндерергә мөмкин. Чит илләрдә әти-әниләр комитетлары, сыйныфтагы мохитне белер өчен, бәйсез психологларны чакыртып, экспертиза үткәрәләр. Белгеч атна буе сыйныфтагы, балалар арасындагы хәлләрне күзәтә. КФУда «Приоритет 2030» программасы нигезендә мәктәптәге мохитне өйрәнә башлаячакбыз. Укытучы, мәктәп, әти-әни, бала гаепле дип кул кушырып утырып булмый. Бу тикшеренүләр укырга теләмәү кебек күренешләрнең дә сәбәбен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү