Күчтәнәчкә хәрәм әйбер бирсәләр, аны нишләтергә?

Күчтәнәчкә хәрәм әйбер бирсәләр, аны нишләтергә?

И.Диндаров. Арча

– Мондый күчтәнәчне алмавың хәерлерәк. Кешеләр, якыннар, дусларың алдында синең билгеле бер образың булырга тиеш. Алар каршына ислам динен тоткан мөселман кешесе буларак килеп басасың икән, алар сиңа беркайчан да күчтәнәчкә хәрәм ризык күтәреп килмәячәк. Хәрәм күчтәнәчне, рәхмәтеңне әйтеп, икеләнеп кенә алып куясың икән, алга таба да шундый ук күчтәнәчләр килеп торачак. Тормышыңда булган кануннардан чигенергә ярамый.

 


Фикер өстәү