Коронавирустан тагын 11 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда коронавирустан үлүнең тагын 11 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Коронавирустан 1965, 1956, 1941, 1963, 1959 елгы ир-атлар һәм 1955, 1933, 1944, 1971 һәм1949 елгы ике хатын-кыз вафат булган.

Пандемия чорында республикада коронавирустан үлүчеләр саны1 030га җиткән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 188 яңа очрагы теркәлгән иде. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб хәбәр итә.

4 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 31 514 COVID-19 очрагы теркәлгән.

 


Фикер өстәү