Сахалиндагы татарларның милли-мәдәни автономия җитәкчесе: Халык санын алу безгә кардәшләребезне табарга ярдәм итте

Ил күләмендә халык санын алу бара. «ВТ»да әлеге мөһим чара турында фикер алышу дәвам итә. 

Зәкия Вәлитова, Сахалин өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономия җитәкчесе:

– Халык санын алуга без бер ел алдан әзерләнә башладык. Бездәге татарлар төрле шәһәрләрдә сибелеп яши. Катнаш гаиләләр күп, үзләренең татар булуларын белмәүчеләр шактый. Милләттәшләребезне бөртекләп җыю, җанисәп турында сөйләү өчен, без шәһәрдәншәһәргә йөрдек, төрледән-төрле очрашулар оештырдык. Безгә кешенеке кирәкми, безгә үзебезнең татарлар кирәк чөнки. Һәм, беләсезме, халык санын алу безгә күпме кардәшләребезне табарга ярдәм итте. Бездә Себердән, Кыргызстаннан, Үзбәкстаннан килеп төпләнгән татарлар да булуачыкланды. Аларның язмышлары шундый төрле, күбесенеке аяныч… Безнең татар булуыбызны, Татарстан белән элемтәдә торуыбызны белгәч, күпләр еракта калган туганнарын эзләп табуны үтенә. Ә тапкач, шулкадәр шатландылар! Тик пандемия генә очрашырга мөмкинлек бирми әле.

Менә шулай очрашып сөйләшкәндә, аңлату эшләре алып барганда гына, читтә яшәүчеләр үзләренең кем булуына төшенә.Милли-мәдәни автономияләрнең асылы шунда инде. Безне динебездән мәхрүм итеп караганнар, телебезне дә алмакчылар, ләкин милләтебезне берәүгә дә бирмәскә кирәк! Татар – кайда гына яшәсә дә, татар ул. Исеме, теле урысныкы булса да, алтынчы буын әби-бабасы татар икән, ул да – татар. Сахалинда гомер итүчеләр моны бик яхшы аңлый. Очрашуларда «Татарлар турында беләсезме?»– дип сорау да җитә, минем бабам татар булган, әбием татар милләтеннән, дигән җаваплар килә башлый. Бераз милләтебез турында сөйләүгә, алар да үзләренең татар булуына шатланып кайтып китә.


Фикер өстәү