Юлларда бозлавык булу сәбәпле, машина йөртүчеләрне кисәтәләр

Татарстанда 5 ноябрьдә төнлә һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил булачак. Моннан тыш, төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Шунлыктан Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлдагы барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм үз автомобильләренең катлаулы һава шартларына әзерлеген тикшерергә чакыра.

Ведомствода искәртеп узуларынча, кышкы чорда кышкы шиннар белән комплектланмаган транспорт чараларын куллану тыела. Шулай ук бер күчәргә төрле размердагы, конструкцияләрдәге, протекторның төрле рәсемнәре булган, төрле көпчәкләр кую тыела.

Шулай ук катлаулы метеорологик шартларда автомобиль йөртүчеләргә куркыныч булмаган тизлек белән генә хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Шулай ук куркыныч хәрәкәктләрдән, бигрәк тә каршы як полосага чыгудан тыелып торырга кирәк.

«Казан шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм ихтыяҗ булмаган очракта торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра», — диелгән ведомство хәбәрендә.


Фикер өстәү