Капитал качудан туктармы?

 Октябрьнең соңгы атнасы зур вакыйгалар белән тарихка кереп калырга тиеш иде. Римда зур вакыйгаларга старт бирергә ниятләп G20 саммиты уздырылды. Икътисади яктан иң зур егерме ил җитәкчесе ул очрашуда планетаның зур һәлакәтен туктату өчен мөһим карарлар кабул итәргә дип җыелды.

Кешелек җәмгыятенә бәхетсезлек исә бөтен тарафлардан яный: пандемия чигенергә уйламый, климатның глобаль үзгәрешләре адымнарын тизләтә, финанс түнтәрелеше менә-менә башланам дип тора. Хәер, соңгысы йөгәнсез инфляциянең котырган гиперинфляциягә әверелүе рәвешендә бүген үк инде Җир шары халыкларының кесәсен әйбәт кенә чистарта. Лидерлар менә шул проблемаларны хәл итәргә дип очрашты. Нигездә проблемаларны экология кысасында хәл итәргә омтылыш ясалды. Корычка пошлиналар, корал сату, коррупция мәсьәләләре – барысы да климат проблемалары төененә ялганып хәл ителергә уйланылды. Очрашуда Кытай һәм Россия лидерлары онлайн рәвештә генә катнашты. Егермелек төп мәсьәләләрдә бердәмлек күрсәтергә тырышса да, илләр арасында каршылыклар кискен үсә. Конфликт төеннәрен чишеп бетерү торган саен кыенрак була бара. Шул сәбәпле саммитка бәя дә бик югары түгел. БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш аның йомгакларыннан канәгать түгеллеген белдерде. Марио Драги – Италия Премьер-министры исә килешүгә ирешү җиңел булмады, әмма барыбер нәтиҗә бар дигән фикердә.

Лидерлар глобаль җылынуны 1,5 градуста йөгәнләүне максат итеп куйдылар, элек 2 процентлык температура үсешенә түзеп булыр дип санала иде. Моңа ничек ирешергә дигән сорауга бу атнада Глазгода башланачак климат саммиты җавап бирер, мөгаен.

Финанс мәсьәләсендә мөһим карар кабул итүгә якынлаштылар. Акчаларын офшорларда яшереп салым түләүдән качучы глобаль корпорацияләргә 15 проценттан ким булмаган салым түләтү турында килешүләр каралды. Әгәр алар тормышка ашырылса, капитал яшерүчеләр 2023 елдан шул салымны түли башлаячак. Иң мөһиме: компаниянең кайда теркәлүенә игътибар итеп тормастан, салымны үзе эшләгән һәм табыш алган илдә түләтергә дигән карарга киленде. Менә бу карар Россия шартларында да тормышка ашырылса, гаделлек булыр иде, чөнки безнең зур бизнес Мәскәүдә теркәлә дә, салымны шунда түли, төбәкләр исә ач кала.

Егермелек килешүләре тормышка ашырылырмы-юкы, анысы хәзергә мәгълүм түгел. Бер нәрсә хак: Җир шарына зур икътисади түнтәрелеш яный. Үткән атнада төзелеш гигантларының дефолтын булдырмау максатыннан Кытайда рекордлы рәвештә акча бастылар. Бер көнгә 200 миллиард юань күләмендәге акча кризис миченә ыргытылды. Ягынны бензин сибеп сүндерүгә охшаган бу чара дефолтлар сериясен кай вакытка кадәр кичектереп торыр, әйтеп булмый. Дефолт алдында торган Evergrande төзелеш компаниясе акча басу станогының ярдәменә таянып евроблигацияләрдәге бурычларын кайтара башлады, диләр. Әмма аның үкчәсенә басып тагын бер төзелеш гиганты – Modern Land килә. Үткән дүшәмбедә ул 250 миллион долларлык бурычын каплый алмады. Кытай төзелеш гигантларының капитализациясе котчыккыч зур күләмдә, аларның түнтәрелеше башланса, планетаның финанс системасын җимерәчәк. Бер атнага 1 триллион юань акча басып, Кытай Халык банкы тарихта булмаган рекорд куйды, америкалыларны да, европалыларны да күпкә узып китте. Дөньяда ышанычлы бер генә валюта да, бер генә финанс активы да юк бүген. Шуңа күрә G20 карарлары карт һәм җыерчыклы йөзгә иннек ягу кебек кенә нәтиҗә бирер, мөгаен.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү