Дин буенча банкта эшләргә рөхсәт ителәме?

Көн тудымы, теге яки бу сорауга җавап эзли адәм баласы. Соңгы арада дингә бәйле сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге сәхифәбездә «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирде

Дин буенча банкта эшләргә рөхсәт ителәме? Мин үзем клиентлар белән эшләмим. Компьютер каршында гына утырам.

К.Сәрвәрова. Казан

– Динебездә хәләл һәм хәрәм дигән төшенчә бар. Процентлар белән булышу хәрәм гамәлләр рәтенә керә. Ул динебездә риба дип атала. Шушы риба бик зур гөнаһ булып санала. Кеше: «Мин бит шәхсән үзем ул процентлар белән булышмыйм, компьютер алдында гына утырам», – дияргә мөмкин. Ләкин син шушы процесска кереп киткәнсең икән, син дә анда катнашкан буласың. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсалам бер хәдисендә: «Кем процентка яши, процентка бирә, ала, әлеге эшнең шаһиты була һәм процентлы мөнәсәбәтләрне, ставкаларны, түләү вакытын теркәп утыра, шул Аллаһы Тәгаләнең ләгънәтен ала», – дигән. Шуңа күрә үзеңнең гөнаһлы эш белән булышканыңны беләсең икән, аннан баш тартырга кирәк. Аның бәрәкәте булмаячак. Бу очракта Аллаһы Тәгалә каршында гафу сорап, нинди дә булса хәләл кәсеп табарга тырышырга кирәк.


Фикер өстәү