Ни өчен сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый?

Көн тудымы, теге яки бу сорауга җавап эзли адәм баласы. Соңгы арада дингә бәйле сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге сәхифәбездә «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирде.

Ни өчен сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый икән

Сәвия Таһирова. Балтач

– Сишәмбе көнне эш башларга, юлга чыгарга ярамый дигән сүзләр халык арасында яшәп килгән ырым гына булып тора. Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән барлык мизгелләр дә, көннәр дә бертигез. Аларның аермасы юк. Кайчан телисең, шул вакытта юлга чыгасың, үзең теләгән вакытта эш башлыйсың. Мондый ырым-шырымнарга ышанган кешеләргә динебезне ныграк өйрәнергә киңәш итәр идем. Динебезне яхшырак белгән саен тормышыбызны катлауландырган мондый юк-бар ышануларга урын калмый, яшәве күпкә җиңелрәк булачак.


Фикер өстәү