Дога язылган савыт ватылган очракта калдыкларын кайда куярга?

Көн тудымы, теге яки бу сорауга җавап эзли адәм баласы. Соңгы арада дингә бәйле сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге сәхифәбездә «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирде.

Гарәп хәрефләре белән дога язылган пыяла савытым төшеп ватылды. Андый савытның пыяла калдыкларын кайда куярга икән? Чүпкә ташларга кул бармый.

Галия Гәрәева. Арча

– Андый пыяла калдыкларын кеше йөрми торган урынга, җир астына күмеп кую хәерле булыр. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре, Коръән аятьләре язылган әйберләрне пычрак җиргә, чүплеккә ташларга ярамый. Мондый дини язулар төшерелгән савыт-саба кешегә, гомумән, кирәкме икән? Ашау өчен гади савыт та җитә бит. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре язылган савытның юасы савыт-саба арасында ятмавы да хәерлерәк.


Фикер өстәү