Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды

Кичә  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия тапшыру тантанасы узды.

Бүләк Татарстан Республикасында профессиональ театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә ике елга бер тапшырыла. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова премия лауреатлары исемнәрен игълан итте.

— Күпьеллык нәтиҗәле иҗади, педагогик, иҗтимагый эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Илдар Зиннур улы Хәйруллинга;

— Татарстан Республикасы театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен драматург, язучы, кинорежиссёр, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Илдар улы Юзеевка;

— MOÑ яңа театр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Шәһәрчеләр театры» театраль проектын гамәлгә ашыруы һәм «Шәһәрчеләр театры» фестивален үткәрүе өчен «Тере шәһәр» заманча сәнгатькә ярдәм фонды директоры Инна Игоревна Ярковага Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылды.


Фикер өстәү