Бөтенроссия халык санын алуда онлайн рәвештә катнашу вакыты озайтылды

Бөтенроссия халык санын алуда онлайн рәвештә 14 ноябрьгә кадәр катнашып була. Ягъни җанисәптә катнашуның әлеге ысулы тагын бер атнага озайтылган. Аңа кадәр «Госуслуги РФ» порталы аша җанисәптә 8 ноябрьгә кадәр генә катнашып булуы хәбәр ителгән иде.

Ун елга бер килә торган илкүләм халык санын алуның соңгы көннәрен ваклыйбыз. Билгеле булганча, башка еллардан аермалы буларак, быелгы халык санын алуда дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн рәвештә дә катнашып була. Ил халкының яртысы диярлек (46 процент) мондый мөмкинлек тудырылудан канәгать икән. Күптән түгел «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның тагын 36 проценты сан алучыларны өйдә көтүне кулайрак күрүен, 9 проценты исәпкә алу участокларына барырга җыенуларын әйткән. Соңгылары арасында өлкән яшьтәгеләр күбрәк икән. Яшьләр исә җансәптә онлайн рәвештә катнашуга өстенлек бирә. «Респондентларның 75 проценты җанисәпне үткәрергә кирәк дигән фикердә тора. Бу – фонд моңа кадәр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясенә багышлап үткәргән сораштыруга караганда күбрәк. Һәр яшь категориясендә сораштыруда катнашучыларның, шул исәптән 18–30 яшьтәгеләрнең күпчелеге җанисәптә катнашуны һәркемнең бурычы дип саный», – диелә фонд хәбәрендә.

Хәтерләсәгез, Татарстанда стационар участокларга барып тавыш бирүчеләр арасында 28  данә iPhone 13 телефоны уйнатырга вәгъдә иткәннәр иде. Яңа айфон ияләре «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Народный Татарстан» төркемендә узучы онлайн фотобәйге кысасында ачыклана. Бәйгедә 14 яше тулган, теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен халык санын алу пунктларындагы баннер яки җанисәп турындагы плакат фонында төшкән фотоны #ТатарстанВместе #МояПерепись хэштегы белән «ВКонтакте» яки Instagram социаль челтәрләренә урнаштырырга гына кирәк. «ВКонтакте» челтәрендәге «Народный Татарстан» төркеме туры эфирында 14 ноябрьгә кадәр көн саен 20.00 сәгатьтә фотобәйгедә катнашучылар арасында икешәр җиңүче сайлап алына. Казанда, Әгерҗе, Чистай, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында яшәүче 12 кеше бүләкне откан инде. Әле бу көннәрдә генә тагын ике айфонның иясе билгеле булды. Чираттагы ике айфонны Булат Мостафин һәм үзен Марат абый дип таныштырган бер егет откан. Җанисәп тәмамланганчы, оештыручылар тагын 16 смартфон уйнатырга җыена.


Фикер өстәү