Сөт бәясеме, сөт бәласеме?

Сөткә бәя кибет киштәләрендәге инфляция биюенә үз өлешен кертергә җыена. Шикәргә, ярмаларга, үсемлек маена бәяләрнең рекордлы үсеше янәшәсендә сөт әлегә кадәр үзен тыныч тоткан иде.

Дөресен генә әйткәндә, соңгы ун ел эчендә төп ризыкларның берсе булган бу продуктның бәясе үзгәрмәде диярлек. Мотор бәяләре ашкын маршта булды, сәнәгать товарлары хакы күккә чөелде, фуражлык ашлык бәясе ун ел элеккегедән дүрт тапкыр диярлек артты, хәтта ул биеклектән дә узып бара. Әмма авыл хуҗалыгына төп табыш китерү сәләтенә ия булган сөт бәясе кысадан чыга алмый, чөнки зур сәясәт белән билгеләнә. Быелгы җәй сөт җитештерүчеләрне дилемма алдына куйды: я бәягә сумнар өстисең дә бөлгенлектән котыласың, я сыерларны бугазлап исән каласың. Әлегә акрын гына икенче вариант тормышка ашырыла. «Исән калу» дигәне – шартлы сүз генә, баш санын киметү – һәлакәтле вариант, ахыр чиктә ул дефицит һәм бәя күтәрелешен китереп чыгара. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөткә бәяләр үсешен вәгъдә итә. Министрлыкның эчке докладында сөт бәясе еллык үсешенең башка азык-төлек инфляциясеннән калышуы турында әйтелә. 1 ноябрьгә ул – 7,28 процентка, атланмай 7,49 процентка гына үскән, ә Росстатның азык-төлек кәрҗине 10,91 процентка кыйммәтләнгән. Сөт бәясе дигәндә сүз авылдан сатып алу хакы турында түгел, ә кибет киштәсендәге саннар турында бара. Сатып алу бәясе дә берникадәр артты, әлбәттә, әмма терлек азыгы бәясе үсешен капларлык ук түгел. Авыл хуҗалыгы министрлыгы: «Җитештерүчеләр сөт бәясен үз табышларын югалту хисабына гына тотып торалар», – дип белдерә. Бер нәрсәгә игътибар итик: җитештерүче дигәндә сөтне аертып-сыеклап сатучылар, ягъни сөт заводары турында сүз бара. Ә сыердан сөт савучы тармак чимал белән тәэмин итүче дип кенә санала. Төп югалтулар менә шул «чимал» тармагында булса да, «җитештерүчеләр» ныграк кычкыра һәм юрганны үз якларына таба ныграк тарта.

«Союзмолоко» оешмасы «җитештерүчеләр»дә сөтнең үзкыйммәте 10–12 процентка, аерым очракларда 27 процентка кадәр артуны белдерә. «Чимал» тармагының югалтулары турында сүз әйтелми, әмма ике тармакның да табышы кимү, хәтта зыянга эшләүчеләр дә күп икәнлеге искәртелә. Рәсми рәвештә ел башыннан сөт сатып алу бәяләренең 10–15 процентка үсүе таныла, шуңа ел ахырына кадәр тагын 5 процент өстәлер дип көтелә. Сүз кибетләрнең сатып алу бәясе турында бара. Еллык сөт инфляциясе 12,6 процент булыр дип әйтәләр. Бу күпме, азмы? Чагыштырыйк: Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматлары, үткән елның 1 ноябре белән чагыштырганда, йомырканың – 28,1 процентка, тавык итенең – 30,95 процентка, кыярның – 64,79 процентка, бәрәңгенең – 76,41 процентка, кәбестәнең 89,8 процентка кыйммәтләнүен әйтәләр. Бәяләр үсеше чәчләрне үрә торгыза торган, билгеле. Пенсионерлар нишләргә тиеш, аз керемле бюджеттагылар ничек очны очка ялгасын? Сораулар ачык кала. Әмма сыер асраучы авыл да, фуражның килосын 18–20 сумнан алып, хәзерге бәяләрдәге сөтне бүтән җитештерә алмый инде, монысы да хак.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: anapa.media


Фикер өстәү