Татарстанда министрлыкларның бурычларын билгеләү өчен тавыш бирү башланды

Республиканың алты министрлыгы: Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыкларының 2022 елга өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды.

Бу җәһәттән Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталының «Опросы жителей» бүлегендә һәм «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин. Сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Министрлыкларның белгечләре булдырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү белән беррәттән, үз тәкъдимеңне дә калдырырга мөмкин.

Проектның беренче этабында Татарстан Иҗтимагый палатасы билгеләгән белгечләр киләсе елга министрлыкларның максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр эшләгән. Алар министрлыкларның иҗтимагый советлары утырышларында каралганнан соң онлайн-тавыш бирүгә чыгарылган. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр декабрь аенда иҗтимагый советлар утырышларында каралачак. Нәтиҗәдә һәр министрлык өчен 2022 елга 5–7 өстенлекле максат билгеләнәчәк.

Бу хакта тулырак мәгълүмат белән http://publictasks.tatarstan.ru/http://publictasks.tatarstan.ru махсус порталында, шулай ук министрлыклар сайтларында танышырга мөмкин. Анда шулай ук 2021 елга министрлыкларның өстенлекле бурычларын үтәү нәтиҗәләре дә урын алган.


Фикер өстәү