Татарстанда коронавирус белән бәйле чикләүләр катгыйлана

Тынычланырга хакыбыз юк! Торган саен үсә генә барган коронавируслы саннар бу сүзләрнең хаклыгын исбатлап кына тора. Соңгы бер тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның 239 (!) яңа очрагы теркәлде.

Вазгыять катлаулана бара. Шул сәбәпле республика җитәкчелеге коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр кертергә мәҗбүр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Бүгеннән башлап республикада эш бирүчеләр коронавируска каршы беренче прививкасы ясалмаган хезмәткәрләрен эштән җибәрергә тиеш була. Республиканың Баш дәүләт санитар табибы карары бу. Әлеге яңалык соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырган һәм кулында ковидка каршы прививка ясатырга ярамаганлыгын дәлилләүче белешмәсе булган кешеләргә кагылмый.

Тагын ун көннән җәмәгать транспортында да QR-код буенча гына йөреп булачак. «Миңа җәмәгать транспортында битлек режимын бозу турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килә. Анда кеше бик күп бит. Аларны аерып та утырта алмыйсың. Син башка кеше өчен куркыныч тудырасың, моны аңларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Шуңа күрә тагын ун көннән җәмәгать транспортында QR-коды яки ковидка каршы прививка ясатырга ярамаганлыгын дәлилләүче белешмәсе булган кешеләр генә йөри алачак. Контрольдә тоту уңайлырак булсын өчен медотвод турындагы белешмәләр электрон форматка күчереләчәк. Президент республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына шундый күрсәтмә бирде.

Коронавируска каршы прививка ясатырга ярамаганлыкны раслаучы әлеге электрон белешмә нидән гыйбарәт булачак? Бу сорауга ачыклык кертү өчен министрлык белән элемтәгә кердек. Анда исә әлеге сорауга төгәл генә җавап бирмәделәр. «Бу мәсьәлә тикшерелә генә әле. Бу атнада шуңа кагылышлы киңәшмә узачак. Президентның күрсәтмәсе бар – чишелеш булачак», – дип белдерделәр «ВТ» хәбәрчесенә.

Ике елдан бирле тормышыбызны агулаган чирнең ни дәрәҗәдә мәкерлелегенә инану өчен рәсми саннарга күз салу да җитә. Пандемия башланганнан бирле республикада 32 меңләп кеше коронавирус йоктырган, 1041 кешенең гомере өзелгән. 1 миллион 670 мең кешегә коронавируска каршы вакцинаның беренче компоненты ясалган. Республикада барлыгы 170 вакцинация пункты эшли. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация әле дә булса авырдан бара. Бу мәсьәләгә Рөстәм Миңнеханов та басым ясады. «Коронавирустан үлүчеләрнең 85 процентын өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Бу – бик зур сан. Аларга яшисе дә яшисе иде бит әле. Аларның кайберләре вакцина ясатмаган, кемдер аны, киресенчә, соңрак ясатып, антитәнчекләр формалашырга өлгермәгән. Статистика бу. Мине тәнкыйтьли алалар, әмма без чаралар күрәчәкбез. Безнең башка юлыбыз юк», – дип белдерде Президент.

Республика җитәкчесе вакцинация дәрәҗәсенең студентлар арасында да түбән булуын искәртте. Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, дәресләргә QR-код яки медотвод турында белешмәсе булган студентларны гына кертергә киңәш итте ул. Шулай ук Президент профессор-мөгаллимнәрне, уку йортларының барлык хезмәткәрләрен мәҗбүри вакцинацияләү турында да искәртте. «Гомер ул – иң кыйммәтлесе. Бер гомерне саклап калу да – зур казаныш. Бер кешене югалту да – безнең өчен бик зур фаҗига. Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга, туганнарың, якыннарың, хезмәттәшләрең турында уйларга кирәк», – дип белдерде республика җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде. Яңа документта прививка ясаткан кеше турында  тулы мәгълүмат (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) күрсәтелгән. Моннан тыш биредә QR-код, прививка датасы, вакцинаның атамасы да урын ала. Сертификатка ревакцинация, медицина каршылыкларының булу-булмавы һәм кешенең әлеге авыруны кичерүе турында мәгълүмат та кертеләчәк. Яңа формадагы электрон сертификат вакцина ясаткач өч көннән дә соңга калмыйча пәйда булачак. Моңа кадәр рәсмиләштерелгән барлык сертификатлар исә «Дәүләт хезмәтләре» порталында яңадан рәсмиләштереләчәк.

QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми.  Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ковидтан прививка ясаткач бирелә торган QR-кодның гамәлдә булуы вакыты турындагы мәсьәләгә шулай дип ачыклык кертте. Билгеле булганча, кичә QR-кодның гамәлдә булу вакыты 12 айдан 6 айга кыскартылган дигән хәбәр таралган иде. «QR-кодның гамәлдә булу вакыты үзгәрми. Ковидтан прививка ясаткач, «Дәүләт хезмәтләре» порталында бирелә торган QR-код үз вакытында гамәлдә була. 8 ноябрь көнне иртән «Дәүләт хезмәтләре» порталын кулланучылар QR-кодның гамәлдә булуы вакыты үзгәрүен абайлап алды. Бу порталда уза торган техник эшләр белән бәйле. Хәзер портал штатлы режимда эшли. QR-кодлар янәдән торгызыла», – диелә министрлык хәбәрендә.

Динә Гыйлаҗиева

фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү