Фаҗигадә гомере өзелгән Азат Абдуллин турында авылдашлары: Әҗәле 23 ел көтеп торган

Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Азат Абдуллинның фаҗигале үлеме бөтен авылны тетрәндерде.

Әле дә якыннары аяз көнне яшен суккандай булды дип искә ала. Алмаслык та түгел. Кешеләргә ачу саклый белмәде Азат. Гел уен-көлке сөйләшер иде. Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай булып йөрде. Сабантуйларында колгага менүдә беренчелекне бирмәде. Тик 48 яшендә ике баласын ятим, хатынын тол калдырып, әнисен, туганнарын сары сагышка салып китеп барды.

– Без ул көнне авылга кайткан идек. Китәргә чыктык. Азат күршеләребез белән сөйләшеп калды. Аның белән кул болгап саубуллаштык та китеп бардык. Ә ул өйгә кереп киемнәрен алыштырган да, эшкә чыгып киткән. Энебез Казан-Чаллы трассасындагы “Сайкичү” базарында каравылда тора иде, – дип искә ала абыйсы Әсхәтнең хатыны Райлә апа. – Мин бик ишле гаиләгә килен булып килдем. Аларның татулыкларына әле дә сокланып яшим. Әти белән әнинең 8 баласы була. Миңнулла исемлесе кечкенә вакытта вафат була. Әтинең арабыздан киткәненә дә 26 ел була инде. Әниебез төп йортта, Азат гаиләсе белән яши иде. Аңа 90 яшь. Әмма документларында аны яшәртеп яздырганнар. Аларга карасаң 87 генә әле үзенә. Шөкер, әни әле дә бирешми. Үз көенә йөреп тора.

Азат соң гына өйләнә. Аны күрше авылдан Ирина исемле кыз белән таныштыралар. Егет кызны ошата. Никах көнне Иринаның исемен Иркәгә үзгәртеп куялар. Алар матур гына гомер итәләр. Олы уллары 5 нче сыйныфта, кечкенәсенә ике генә яшь. Олысы әтисенең эштән кайтуын әле дә көтә икән.

– Азат үләренә ике сәгать кала шалтыратып хәлләребезне сорады. Бик ачык күңелле иде ул. Иремне якын итте. Сөйләшеп сүзе бетмәс иде. Аның хакында матур сүзләрне озак сөйләп булыр иде. Бик кызганыч, йөрәк елый. Әнисе, хатыны, балаларын уйлыйм да күңелем тула, – ди авылдашы Лилия Мусина.

Азатны юлны аркылы чыкканда машина бәрдерә. Көндезге өчләр тирәсендә ул эшкә барырга дип олы юлның каршы ягына чыга. Инде утырып кына китәсе дә бит. Тик күрәчәк кире бордыра.

– Энебез юлны чыгып җиткәч, авыл ягында Чаллыга китәргә торучы егетләрне күреп ала. Шулар белән күрешеп, исәнләшеп килергә дип кире җәяүлеләр юлыннан чыга башлый. Инде чыгып җиттем дигәндә, фаҗигагә юлыга. Бәрелү көчле була, ул шунда ук җан бирә. Безгә шалтыратып әйткәч, аптырап киттек. Ярты сәгать элек озатып калган идек бит. Ышанасы да килмәде, – ди Райлә апа. – Бик авыр хәсрәт булды. Киленебез нишләр инде дибез. Балаларын кеше итәргә, аякка бастырырга кирәк. Иркәнең үз әти-әнисе күптән вафат инде. Әниебезгә дә кыен. Бик елый. Бөтенебез бу көннәрдә ачы күз яшен түгәбез. Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык бирсен, Азатыбызның урын оҗмахта булсын дип телибез. Энебезне кире кайтарып булмаса да, аның турында җылы хәтирәләр гомер буена җитәр. Туганнарыбыз бердәм. Азатның гаиләсен ташламабыз.

Ә бит Азатны моннан 23 ел элек үк нәкъ фаҗига булган урында әҗәл сагалаган була. Ул чакта ике авылдашыбызны югалткан идек. Фаиз белән Марсель абый фаҗигале төстә япь-яшь килеш һәлак булдылар. Печән әзерләгән вакыт. Алар белән Азат та була. Печәнне арбага төяп бетергәч, тракторның тәгәрмәче тишелә. Фаиз белән Марсель абый авылга тәгәрмәчкә төшеп китә. Азатны үзләре белән барырга кыстасалар да, ул трактор саклап кала.  Әмма 23 ел узгач, нәкъ шул урында әҗәле аны куып тота.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фотода Азат уң яктан беренче


Фаҗигадә гомере өзелгән Азат Абдуллин турында авылдашлары: Әҗәле 23 ел көтеп торган” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ