Бу матдә вирусның күзәнәк өслегенә “ябышуын” булдырмый икән.
Кара борыч коронавирус таралуга комачаулык тудыра. Россия Фәннәр академиясенең Цитология институты һәм Санкт-Петербургның Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта “Ведомости” яза.
Россия Фәннәр академиясенең Цитология институты баш фәнни хезмәткәре Ольга Остроумова аңлатып үткәнчә, галимнәр вирусның күзәнәк өслегендәге аксымга “ябышуына” комачаулардай препаратларны өйрәнгән. Биредә сүз үсемлек чыгышлы алкалоидлар турында бара. Әйтик, пиперин дигән алкалоид кара борычта бар икән.
Галимә әйтүенчә, әлеге алкалоидларны коронавирусны кисәтү һәм аннан дәвалау өчен нәтиҗәле биологик өстәмәләр җитештерүдә кулланылырга мөмкин.