Полиция хезмәткәренең әтисе: Киткәненә 5 ел инде, бер генә елны да туган көнендә каберенә килми калганнары юк

Ноябрь башлары иде. Авылдашым Мансур абый Мәхмүтов килгән. «Бүген улымның туган көне иде. Милицияләр (полиция дип әйтергә барыбер күнегә алмадык) бөтен коллективлары белән каберенә киләләр, син дә зиратка менә алмассыңмы?» – ди. Олы башын кече итеп килгән кешегә юк дип әйтә алмадым.

Баксаң, ноябрь башында улы Марсельнең туган көне генә түгел, үлгән көне дә икән. 24 ел эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган авылдашымны һөнәри бәйрәме белән бу даталар да «бәйли» булып чыкты. Дөрес, вафат булуы һөнәре белән бәйле түгел, 43 яшендә каты авырудан үлеп китте ул.

– Үлгәч, зурлап соңгы юлга озатырга килгәннәр иде, менә биш ел инде бер генә елны да туган көнендә каберенә килми калганнары юк, – ди Мансур абый. – Улым турында истәлекләр сөйлиләр, чәчәкләр куялар. Бала югалту хәсрәтен бер нәрсә дә баса, оныттыра алмаса да, аларның шушы гамәле җаныбызга шифа бирә… Юкса инде биш ел эчендә коллектив бик яшәргән, үзгәргән, анда улымның эшен-хезмәтләрен белүчеләр, аның белән бергә эшләгән кешеләр дә бармак белән генә санарлык калган…

Бу кадәресенә үзем дә шаһит булдым. Бер төркем формалы, формасыз кешеләр арасында мин танып белгәннәр бер-ике генә булып чыкты. Ә үткән гасырның сиксәненче еллар ахырында, киресенчә, танып белмәгән хезмәткәрләр бик аз иде. Аның сәбәпләре дә берничә бугай.

Безнең авыл бер чорда иң криминал авылга әйләнгән иде. Нинди генә хәлләр булмады! Шул чорда эшләгән участок инспекторлары «куак селкенсә дә артында кем, нәрсә бар икән дип барып карап», көнгә ничәләр (кичен дә!) авылны әйләнә-әйләнә, авылга зыян салучыларга ул якка барганда бер, кайтканда бер керә-керә, тәртип салды. Кайчакта, ничә карасаң бездә болар дип, ачу да килә иде, әмма шушындый эшләренең, шөкер, нәтиҗәсе  булды. Алар инде авылдагы бөтен кешене танып белә, без дә танып белә идек… Фәнис Газизуллин, Фердинат Гыйлемҗанов, Рафис Закиров, Фәнис Хәйруллин… Нигәдер безнең участокка аларны икешәрләп беркетәләр иде. Хәзер, әнә, бер инспекторга берничә участок. Алар каян кешеләрне белеп бетерә алсын да без аларны каян белик ди? Хәер, йомыш төшмәсен дә белергә язмасын.

Марсель каберенә барып кайтканнан  соң үзем әйбәт белгән коллективтагыларны бер кат хәтердән үткәрдем. Алар ничектер район газетасы белән бик тыгыз бәйләнештә иде, кечкенә генә уңышлары булса да, яздырталар, үзләре дә әле аңлатып, әле кисәтеп дигәндәй, язмалар биреп баралар иде. Һәр бүлек шулай эшләде. Бәлки шундый махсус планнары-отчетлары да булгандыр. Бүгенгеләрнең сафлары сирәк, кыскартулар галәмәте, аларның инде эш күрсәтү, журналистлар белән аралашу өчен вакытлары да калмыйдыр. Ә теге чакта җитәкчеләре Равил Таҗетдинов, урынбасарлары Фәрит Галимуллин, Галия Таҗетдинова, Наил Гайнанов… – алар һәрчак әңгәмәгә әзер, бар, яз, шалтырат кына… ГАИдагылар: җитәкчеләре Фәргать Шәфигуллин, Россия күләмендәге бәйгедә җиңү яулап, җиңел машина белән бүләкләнгән Әсхәт Гатауллин, принципиальлеге белән данлыклы Васыйл Ибраһимов, бөтен кеше белән шау-гөр килеп сөйләшүче Габдулла Ганиев… Инфаркт кичерсә дә, «кайнар нокта»га командировкага барудан баш тартмаган Яңгул егете, участковый Шамил Хәбриев, Әфганстанда армиядә хезмәт итеп, милициядә эшләгәндә Чечняда алты ай командировкада булган (районда ике «кайнар нокта»да булган бердәнбер кеше дип беләм) Дилүс Гатиятуллин, үз һөнәре буенча республикада җиңү яулаган ОБХСС хезмәткәре Хәниф Рамазанов, барган бер ярышта җиңеп кайта торган элекке авылдашым (һөнәре буенча да алып була торган бөтен бүләкне алды бугай, исемле коралы да, билге-бүләкләре дә бихисап) Фердинат Гыйлемҗанов, кайда гына эшләсә дә, бик тыйнак, әдәпле булып калган  Илһам Ибраһимов, сак бүлеге җитәкчесе Фаил Карипов, беркайчан формасыннан файдалана белмәгән, юлларда безнең кебек «абый, утырт» белән йөргән, гомере буе гади Денис Васильев… Бу исемлекне әле озак дәвам итәргә булыр иде. Сафлары да бик ишле иде шул. Дөрес аңлагыз, ул чорны, ул елларда эшләүчеләрне идеаллаштырырга тырышмыйм, булгандыр, ул елларда да нахакка гаепләнүчеләр дә, ашык-пошык тапшырылган эшләр дә, кеше хәленә кермәүләр дә, гомере буе үпкә-ачу саклаучылар да… «Погон  авырлыгын күтәрә алмый» юкка чыгучылар да булмады түгел… Әмма шунысы бар: ул чакта милиция ишеге ике яклап ачык, алгы яктан керүчеләрдән дежурда утыручы кемгә керәсең дип сорап, кабинетын өйрәтеп җибәрергә мөмкин, ә арткы яктан (ул ишегалдыннан урамга тоташа һәм көндезләрен ачык тора) керүчеләр бернинди тоткарлыксыз теләсә кайсы кабинетка керә ала иде. Бүген инде полиция генә түгел, бик күп ишекләр бикләнде, кайберсенә «төймә»гә басмыйча керә дә алмыйсың. Бикле ишекләр белән бергә без дә үзгәрдек.

… «Рәхмәтле эш түгел», – дигән иде бер әңгәмәдә элекке җитәкчеләре Равил Таҗетдинов. Бер яктан рәхмәтсез эш кебек, ә икенче яктан… авырлык килгәндә, яклау тапканда барыбыз да аларга рәхмәт әйтә ләбаса. Сүз дә юк, авыр хезмәт. Хисләр турында уйлансаң, мәңге эшлисең юк. Ә яшьләр барыбер килә, тәвәккәлли икән. Әнә бит Балтач полициясенә дә күпме алмаш-дәвамчылар  килгән. Ялгышмый эшләргә язсын.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү