Базарбай Бикчәнтәев: Казанга кайту нәселемнең буыннан-буынга күчеп килгән хыялы иде

Кытайда туып үскән татар егете Базарбай Бикчәнтәев белән аның тамырлары, туган тел һәм гореф-гадәтләр турында сөйләштек.

– Базарбай, cезне тумышыгыз белән Кытайдан дип беләбез. Аның кайсы шәһәрендә яшәдегез? 

– Кытай халык республикасының Синьцзян провинциясендә Чишмә атамалы бердәнбер татар авылы бар. Зур авылларның берсе ул, 20 меңнән артык кеше яши. Мин шунда дөньяга килгәнмен. Мәктәптә дәресләр нигездә кытай телендә бара. Шулай ук Кытайда казахлар, уйгурлар да күп яши. Ислам динен тотучы халык кытай телендә сөйләшә. Мин шулар арасында үскән бала. Җиденче сыйныфка кадәр әлеге авыл мәктәбендә укыдым. Аннан соң укуымны Урумчи шәһәрендә дәвам иттем.

– Казанга кайчан күчендегез? Бирегә кайту теләге кайчан һәм ничек туды?

– 2011 елда уздырыла торган Сабан туена Татарстаннан бер төркем делегация килдек. Шунда сәхнәдән җырлап төшкәч, Кадрия апа Идрисова (Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе) яныма килеп: “Матур җырлыйсың. Казанга күченү теләгең юкмы?” – дип сорады. Мин үземнең “Татар моңы” конкурсында катнашасы килү теләгемне әйттем. Шулай итеп, 2012 елда бәйгедә катнашып, лауреат булдым. Шул вакытта мин татар классикасының бик алда икәнлеген аңладым. Казан дәүләт консерваториясенә Зилә Сөнгатуллина классына укырга кердем.

Әти-әниегез икесе дә татармы? Алар Кытайга ничек барып төпләнгән?

– Әти-әнием – татарлар. Мин – 1831 елларда Кытайга барып төпләнгән бишенче буын вәкиле. Казанда яшәү теләге – нәселемнең буыннан-буынга күчеп килә торган зур хыялы иде. Әлеге бәхет миңа тәтеде. Минем монда кайтуыма юллар ачылды. Бүген мин үз мохитебездә, үз җиребездә яшәп, үз телебездә җырыбызны җырлап, көебезне көйләп яшәвем белән бәхетле.

Әти-әниемнең Казанга күченү теләге дә бик зурдан иде. Тик әлегә бу мөмкин түгел. Беренчедән, пандемия, икенчедән, виза алу кыен.

–  Татар җырларына мәхәббәт каян килә? Казанга килгәнче татарча җырлар башкара идегезме?

– Татар җырларын кечкенәдән җырлап үстем. Урумчида вакытта дүрт егеттән торган төркем оештырып, Кытайның күп шәһәрләренә концертлар белән йөрдек. Дүрт ел узгач, Мәдәният министрлыгына эшкә чакырдылар. Анда да чаралар алып бара, җырлый идем. Татарча сирәк җырладым. Зур чараларда да бер генә куплет татарча җырлый идем.

Күңелегезгә кайда рәхәт: Кытайдамы, әллә Казандамы? 

– Туган җиренең ташын ярата белмәгән кеше башка илнең алтынын да яратып бетермәс, ди. Кытайда балачагым узган. Шуңа күрә кайвакыт нык сагындыра. Чишмә авылының балалык чагым узган Карасай дигән җире бар. Шул җирләр хәтта төшләремә керә. Кычытканына кадәр сагынам! Һәм, әлбәттә, әти-әни истән чыкмый. Ә Казан – ата-бабаларымның кендек каны тамган җир. Кан тартмаса да, җан тарта. Казан – серле шәһәр. Дөньядагы иң изге шәһәрләрнең берсе ул. Миңа да монда бик рәхәт.

 – Кытайда татар диаспорасы көчлеме? Андагы танышларыгыз белән элемтәгә торасызмы?

– Кытайда татар диаспорасы Голҗа, Өремче, Чүгүчәк шәһәрләрендә җәмгыятьләр оештырып, кулларыннан һәм хәлләреннән килгәнчә эшлиләр. Милләтебезне саклап калу, телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен үстерүгә күп көч куялар. Алар белән элемтәдә торам, кулымнан килгәнчә ярдәм итәм. 2017 елга кадәр Кытайга ел да кайтырга тырыша идек. Ул вакытларда алар белән очрашып, татар телендә дәресләр бирдек. Кечкенә балаларга татар халык җырларын өйрәнергә булыштык. Кызганыч, шуннан бирле Кытайга кайтканым юк.

– Гаилә хәлегез турында да сөйләп китсәгез иде. 

– Мин консерваториядә укыган чакта, ел да җәй айларына Кытайга кайта торган идем. 2014 елда яраткан кызымны хатынлыкка алып, никах укытып, кире Казанга кайттык. Хатыным Балгынай Кытай медицинасы буенча белгеч. Монда кайткач, беренче вакытларда аңа авыр булды. Чөнки телне дә белми иде, ләкин бераздан ияләште. Эшен хастаханәдә дәвам итте. 2018 елда кызыбыз Хәзинә туды. Декрет ялыннан соң кытай медицинасы буенча дәвалау үзәге ачтык. Әлеге вакытта да хатыным яраткан эше белән шөгыльләнә. Улыбыз Ирхан узган ел дөньяга килде.

– Гаиләгездә татар йолалары сакланамы?  

– Гаиләбездә татар телендә сөйләшәбез, ләкин балалар күпчелек очракта русча мультфильмнар карый. Кытай мульфильмнарын да үз итәләр. Шулай да аларны үз телебездә сөйләштерергә тырышабыз. Кызыбызны шәхси татар балалар бакчасына бирдек.

Зөһрә САДЫЙКОВА

Фото: Татар-информ

 


Фикер өстәү