Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган тантанада катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу – чит кеше артында яшеренергә күнекмәгән кешеләр бәйрәме. “Сез үз тормышыгызны мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, иминлекне саклауга багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү – авыр, куркыныч, әмма игелекле эш. Сез һәрвакыт үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы башкарасыз», – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешен контрольдә тота. Моннан тыш, элеккечә үк криминалга каршы көрәш, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору өстенлекле бурычлар булып тора.
Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең алга таба да нәтиҗәле эшләячәгенә, югары күрсәткечләргә ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Республика җитәкчелеге, үз чиратында, алга таба да хезмәтне матди яктан һәм ресурслар белән тәэмин итүне яхшыртуга ярдәм итәчәк, социаль мәсьәләләрне хәл итәчәк.

Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм эчке эшләр министрлыгының ведомство бүләкләре тапшырылды.


Фикер өстәү