Путин ашламаларга бәйле хәлнең азык-төлек бәясенә йогынты ясарга тиеш түгеллеген әйтте

Европада кайбер зур предприятиеләр җитештерү күләмнәрен киметә.

Химик ашламаларга бәйле хәлләр азык-төлек бәясендә чагылыш тапмаска тиеш. Авыл хуҗалыгын үстерү планнарын тормышка ашыру өчен кирәкле ашламаларны җитештерү күләмнәрен киметүгә юл куймаска кирәк. Бу хакта Владимир Путин Министрлар Кабинетында уздырган киңәшмәсендә белдергән, дип яза “РИА Новости”.

— Россиядә азотлы минераль ашламалар, химик ашламалар бәясе Европа базарындагыга караганда 3-4 тапкыр кимрәк. Бу хәл җитештерүчеләрдә күбрәк түләүчеләр ягына таба йөз тоту теләген барлыкка китерә. Безгә, әлбәттә, моны истә тотарга һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлектә өзеклекләргә юл куймаска тиеш, – дигән Президент.

Путин басым ясап әйткәнчә, Европада зур предприятиеләр җитештерү күләмен яртылаш диярлек киметкән. Сәбәбе – электр энергиясенә һәм ашлама өчен чимал булып торучы газга бәяләр арту.
— Болар безне якын киләчәктә дөньяда, Европада чәчүлек мәйданнарының күпмегә калачагы,килеп туган хәлләрнең азык-төлек, ит бәясендә ничегрәк чагылыш табачагы турында җитди уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә без үзвакытында кирәкле чаралар күрергә тиешбез, – дигән Путин.


Фикер өстәү