Ландыш Әбүдәрова: Әле бу җанисәптә милли үзаңы югары кешеләр күбрәк булыр

Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист:

– Җанисәп ул – милләтне (бу очракта әлеге төшенчәне тулы бер ил халкын күздә тотып әйтәм) төзү коралы. Җанисәп нәтиҗәләренә карап, дәүләт ничә балалар бакчасы төзергә, ничә дәваханә салырга кирәк икәнлекне билгели. Социаль сәясәтнең алдагы җанисәп белән чагыштырганда ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен, җитешсезлекләрен анализлый, төзәтә… Шулай ук җанисәп илнең милли составын билгеләү өчен дә кирәк. Мәсәлән, туган телләрнең кайсыларына зуррак игътибар бирергә кирәк, кайсылары югалу чигендә тора, аларга ничек ярдәм итеп була – җанисәп нәтиҗәләре менә шушындыйрак мәсьәләләрне хәл итәргә, милли сәясәтнең юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Ягъни идеалда ниятләр изге.

Мин үзем җанисәптә аңлы рәвештә икенче мәртәбә катнашам. Икесендә дә «җанисәп» сүзе милли үзбилгеләнү проблемасы белән маңгайга маңгай килеп чәкешә. Җанисәп якынлашуга, ни хикмәт,  татарлар этник төркемнәре барлыгын исенә төшерә. Әле «җанисәп» сүзе көн тәртибенә кергәнче, без барыбыз да мәктәпләрдә туган тел дәресләренең атнага бер-ике сәгатькә калдырылуы, балаларыбызның туган телдә белем ала алмаулары өчен борчыла идек. Туган тел дигәндә, бары тик татар телен генә, татар халкының мең ел кичкән татар әдәбиятын гына күз уңында тотабыз бит…

Әле бу җанисәптә милли үзаңы югары кешеләр күбрәк булыр, ә менә киләсендә күпме калыр? Туган телен, әдәбиятын, тарихын, сәнгатен белмәгән, аны укымаган буын үсеп җиткәч, аңа теләсә кайсы этник төркем атамасын тагарга мөмкин булачак. Шуңа да бу җанисәп 2030 елда үтәчәк җанисәпнең эчтәлеген билгели, безгә бусында уяулык кирәк.

 


Фикер өстәү