Бүген Чаллыда 5нче номерлы адвокатлар коллегиясе хезмәткәрләре хезмәттәшләрен соңгы юлга озатканнар. Адвокат Марс Йосыпов 55 нче яшендә вафат булган.
«Челнинские известия» хәбәр итүенчә, ул озак вакыт авырып йөргән, күптән түгел аны йогышлы авырулар хастаханәсенең реанимация бүлегенә салганнар. Хәле яхшырып киткән төсле булгач, кардиология бүлегенә күчергәннәр. Шуннан соң аның кинәт хәле начарлана һәм вафат була.
Марс Йосыпов тумышы белән Актаныш районыннан, Волгоград тикшерү мәктәбен тәмамлаган. Чаллыга 90 нчы елларда килгән. Адвокатурага кадәр Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлегендә эшли, аннары Кама аръягы региональ коллегиясен җитәкли.
Марс Йосыпов шәһәр зиратына 2013 елда пневмониядән үлгән улы янына җирләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat