Малның тамак кайгысы: хуҗалыклар кышны сагаеп көтә 

Соңгы вакытта районнардан күңелсез хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. «Мал ризыгын җитәрлек күләмдә хәстәрли алмадык», «Сатып алырга силос, сенаж табып булмый», «Эре хуҗалыкларның фермалары бушый башлады»…  Корылык булу сәбәпле, быел уңыш аз җыеп алынды. Шуның нәтиҗәсе буларак, ашлык бәяләре дә бермә-бер артты. Халыкка да, хуҗалыкларга да җиңел түгел. Алар кышка тыныч күңел белән керми. Мондый вазгыять нинди нәтиҗәләргә китерер? Ярдәм каян көтәсе?

Кышның корсагы озын

Шәхси хуҗалыклар арасында без сораштырган кешеләрнең күпчелеге сыерларының баш санын киметергә уйлауларын әйтте. Мондый карарга килүләренең сәбәбе – азык җиткерә алмау, сатып алган очракта, артык чыгымлы булу. Дөрес, терлекләрен калдырырга теләүчеләр дә бар. Тик андыйларның хәзер төп борчуы – азык җиткерү.

– Быел терлекләрне күбрәк  сатып алган идек. Биш сыерыбыз бар, – ди Балтачта яшәүче Фәнис Хафизов. – Сөтен, итен сатабыз. Кыскасы, гаиләнең төп табышы шул. Үзем тракторчы булгач, печәнен хәстәрләдек анысы. Ашлыгы да булды. Тик бу көннәрдә  үгезләрнең баш санын арттыргач, мал азыгы җитәрме дип борчуга калдык. Район хуҗалыкларыннан силос-сенаж эзләп караган идек, таба алмадык. Сатып алырга да юк бит. Үзебез дә Мари, Киров якларыннан алып кайтабыз, диләр. Шуңа күрә бу көннәрдә үз тамагыбыз түгел, малларныкы өчен кайгырабыз әле. Терлек азыгы кышка җитәрме? Хәзер якын-тирәдәге башка районнардан белешеп карарга исәп. Азыгы булса, терлек асрау проблема түгел. Ә менә булмаса… Малларны ачтан тилмертеп ятып булмый бит. Кышның корсагы озын.

Шәхси хуҗалыкларга гына түгел, фермерларга да авырга туры килде быел. Кайсы белән генә сөйләшсәк тә, мал саннарын киметә башлауларын әйттеләр. Азнакай районы фермеры Илмир Гарәфиевның 80 баш тирәсе малы бар. Терлек азыгын планлаштырганча әзерли алмау сәбәпле, ул быел бозауларын һәм картрак сыерларын сатарга карар кылган.

– 50 баш савым сыеры бар. Калганнары – яшь таналар, бозаулар. Буаз сыерлар да бар. Чәчүлек җирем аз минем. Халыкның пай җирләрен алыр идең дә, агрофирма бирми. Булган җиргә арпа чәчәм, тик уңышы аз булгач, азык җиткереп булмас дип, бозауларны күпләп сатарга туры килде. Болай ук булыр дип уйламаган идем, әлбәттә. Райондагы башка фермерлар да минем кебек хәлдә. Сыерларны бик арзан бәягә, 30 мең сумга гына сатып җибәрәбез. Дөрес, район да булышлык күрсәтте бераз. 2 меңлек печән түкләрен 1400 сумнан алдык. Башка төбәктән кайтарттылар дип беләм. Салам, силос, сенажы да булмады бит. Шикәр заводлары жомны да беренче чиратта агрофирмаларга тарата, – диде Илмир Гарафиев.

Әлмәт районы фермеры, 25 ел буе авыллардан мал тиресе җыючы Гөлгенә Ибраһимова әйтүенчә, соңгы елларда терлек саны ике тапкыр кимегән.

– Биш ел элек кенә дә бик күп җыя идек без тирене, – ди ул. – Хәзер андый вакытлар артта калды. Зур урамда нибары бер-ике сыер йөри. Быел маллар кимүе аеруча сизелә. Тик безнең эшебездә чагылыш тапмый ул, аңа карап тире җыю артты дип әйтеп булмый. Чөнки тире җыючылар районда бер без генә түгел. Үзебезнең дә җирләребез бар. Уңыш булмады. Никадәрле арпа чәчкән булсак, шуның кадәрле җыеп алдык. Печән белән дә шулай ук. Күбебез шул хәлдә. Бик тәҗрибәле, озак еллар эшләгән фермерларныкы булды әле. Малларыбыз аз, чөнки дөресен әйткәндә, аны асрауның бер файдасы калмады. Шуңа күрә кыш чыгарга булган азыгыбыз җитәр дип уйлыйбыз. Без, авыл халкы өчен, мал тоту бер хобби инде. Гомер буе шулай яшәп өйрәнгән халык бөтенләй малсыз калыр дип уйламыйм.

Эре хуҗалыклар

Эре хуҗалыкларның да хәлләре мактанырлык түгел шикелле. Әле тегендә, әле монда терлек санын киметүләре, фермаларның бушап калулары турында сүзләр ишетелә. Мәсәлән, Кайбыч районындагы «Август Агро» оешмасы мал саннарын шактыйга киметкән икән, дигән хәбәр килеп ирешкәч, без районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул әлеге оешманың малларын киметүен раслады. 12 мең мөгезле эре терлектән бүгенгә 7 400е калган. Шуларның 1200е – савым сыеры. Ел башында фермаларда 3500 сөтлебикә булган. Ишле мал саны да районда нәкъ менә шушы оешмада иде. Аннан кала «Туган як»  һәм «Родина» агрофирмалары бар. Тик мал киметүнең сәбәбе ризык җиткерә алмауда түгел, ә башкада дип аңлатты җитәкче.

– Алар киләсе елга  1200 сыерга исәпләнгән сөт комплексын төзергә планлаштыра. Шунда бары тик сәламәт, продуктивлыгы яхшы булган малларны гына туплаячаклар. Терлек санын киметү сәбәбе әнә шул, – диде Радик Камалетдинов.

Җитәкче: «Азыкны җитәрлек күләмдә әзерләдек», – дисә дә, шәхси хуҗалыклар, фермерлар печән, саламны күршедәге Чуашстан Республикасыннан алып кайталар.

– Фермерлар ашлыкны ел да күршеләрдән алып кайта торган иде. Анда бәя дә арзанрак. Үзебездә дә ярминкәләр оештырып, хуҗалыкларга ашлык саттык. Министрлык, атна саен җыелышлар җыеп, мал санын саклап калу турында әйтә. Без шулай эшләргә тырышабыз да. Азыкны моңа кадәр булган терлек саныннан чыгып әзерләгән идек. Хәзер маллар кимегәч, азык кыш чыгарга җитәчәк. Һәрхәлдә фермерлар зарлана алмый. Үзебездән артканны күрше Апас районының «Ак Барс холдингы» хуҗалыклары алып чыга, – диде Радик Каламелетдинов.

Ярдәмне каян көтәсе?

Узган елларда халыкның күз карашы печәнен, ашлыгын сатып алыр өчен фермерларга төбәлгән була иде. Быел алары да очын очка ялгап яшәгәнлектән, шәхси хуҗалыкларга чарасызлыктан малларын киметергә туры килә. Тик барысы да андый адымга бармый. Министрлык халыкка бу мәсьәләдә нинди ярдәм күрсәтә? Әлеге сорауны ведомствога юлладык.

– Халык терлегенә азыкны запасы үзеннән арткан якын-тирәдәге хуҗалыклардан ала. Шулай ук азык әзерләү үзәкләре булган оешмаларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Министрлык атна саен азык сата алырдай кешеләрне, яки оешмаларны барлап, районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренә юллый. Алар исә үз чиратында әлеге мәгълүматны район буенча тарата, – дип аңлаттылар безгә.

Ниндидер акчалата ярдәмгә килгәндә, терлек азыгы сатып алыр өчен шәхси хуҗалыклар бары тик үзләренә генә өметләнә ала. Дөрес, җәй айларында савым сыерларына елдагыча субсидия бирелгән иде.

Ә менә эре хуҗалыкларга, инвесторларга ярдәм булачак. Министрлык белгечләре сүзләре буенча, корылык булу сәбәпле, эре хуҗалыкларга, аерым алганда сөтчелек тармагына акча күчереләчәк. Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 6 февралендәге 118 нче карарына сөт бирә торган мөгезле эре терлек азыгы сатып алуга Россия субъектлары бюджетыннан акча бирү тәртибен һәм шартларын күздә тоткан төбәк норматив хокукый актларны эшләгәндә исәпкә алу өчен үзгәрешләр кертү турында» карар проектын җибәрде. Ул сыерларга терлек азыгы сатып алыр өчен акча бүлеп бирүне күз уңында тота. Ягъни аларга печән, сенаж, силос, жмых, мөгезле эре терлек өчен катнаш азык, чөгендер жомы, бөртекләндерелгән (гранулированная) үлән оны, соя кабыгы, арпа, бодай, кукуруз, солы, витаминнар сатып алуга субсидия биреләчәк. Моның өчен федераль бюджеттан 716058,1 мең сум акча бүлеп бирергә планлаштыралар. Әлеге вакытта хуҗалыклар субсидия алыр өчен документлар җыю белән мәшгуль.

 

1 октябрьгә булган мәгълүматлар. Әлеге таблицада узган елның шушы чоры белән чагыштырганда терлек санындагы үзгәрешләрне күрергә мөмкин.   

 

  Барлык төр хуҗалыклар Авыл хуҗалыгы оешмалары Шәхси хуҗалыклар Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр
  2020 2021 % 2020 2021 % 2020 2021 % 2020 2021 %
Мөгезле эре терлек 984986 954994 97 592281 558008 94,2 289975 289510 99,8 102730 107476 104,6
Шул исәптән сыерлар 332332 323433 97,3 193346 185405 95,9 102958 100672 97,8 36028 37356 103,7

*Мәгълүматлар республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.

 

10 ноябрьгә ашлык бәяләре

Арпа – 17-25 сум

Арыш – 16-18 сум

Бодай – 19-21 сум

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү