«Битлек кигән кеше гаҗәп күренеш түгел инде…»

Коронавирус дигән уртак бәладән чыгу юлын һәр ил үзенчә эзли. Күп нәрсә чагыштыруда беленгәнен истә тотып, «ВТ» читтә гомер итүчеләрдән коронавируслы вазгыять турында сорашты. Ил-көндә ниләр бар икән?

«Халык вакцина ясатуны көтеп алды»

Төркиядә яшәүче хезмәттәшебез Эльмира Исрафилова-Тәйран сөйләвенчә, аларда чикләүләр бераз «йомшарган».

– Төркиядә коронавирус котырган чорда шактый чикләүләр кертелгән иде, айлар буе урамга чыгу тыелган вакытлар да булды, кафе-рестораннар ябылды. Хәзерге вакытта мондый чикләүләрнең берсе дә юк. Нәрсәләр калдымы? Урамда һәм җәмәгать урыннарында битлек кию мәҗбүри, кайбер эш урыннарында вакцина ясаткан булу яисә һәр атна тискәре ПЦР-тест китерү сорала. Сәүдә үзәкләре, рестораннар һәм кеше күп булган башка урыннарга кергәндә HES-код сорыйлар. Ул кесә телефонындагы махсус программага кертелгән. Анда кешенең хәзерге вакытта коронавирус белән авыруы яисә авырмавы күренә. Бу Россиядәге QR-код шикелле. Тик бездә андый код өчен вакцина ясату шарт булып тормый. Шулай ук шәһәрара транспортларга утырганда һәм чит илгә чыкканда шул кодны яисә ПЦР-тест таләп итәләр, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Халык әлеге чикләү чараларына ничегрәк карый икән соң?

– Төркиядә халыкның күпчелеге кануннарны үтәүчән. Шуңа күрә пандемия чикләүләрен чагыштырмача тыныч кабул итеп, барысын да җиренә җиткереп үтәргә тырышалар, – ди Эльмира Исрафилова-Тәйран.

Әлбәттә, икътисадтагы кризис бер Төркияне генә урап узмаган. Бәяләр дә күтәрелгән, эшсезлек тә арткан…

Халыкның вакцина ясатуга мөнәсәбәтенә килгәндә, Төркиядә ике илдән – Кытай һәм Германиядән сатып алган вакцинаны кулланалар икән.

– Үз вакцинасын сынау этабында әле Төркия. Яз башланган вакцина ясату кампаниясен халык көтеп алды, һәркем диярлек үз чираты җиткәч барып ясатты. Каршы чыгучылар да бар, әлбәттә. Тик ул Россиядәге шикелле массакүләм үк түгел. Вакцина кадату бездә мәҗбүри түгел. Ике төрле вакцина арасыннан сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә. Германиянекенең чирдән саклау сыйфаты югарырак булып чыкты. Бездә күпләр шуны сайлый, – дип аңлатты Төркиядәге хезмәттәшебез.

Хәзерге вакытта Төркиядә 18 яшьтән өлкәннәрнең 79,5 процент тирәсе вакцина ясаткан икән. Үлүчеләр саны да кимеде, ди әңгәмәдәшебез. Тик бөтенләй үк азаю турында сүз юк әле. «Әлегә һәр көнне тотрыклы рәвештә 200гә якын кеше гомере шушы чир аркасында өзелә», – диде ул.

«Светофор» , «2G» кагыйдәләре

Германиядә яшәүче Мария белән Денис Бавариядә 6 ноябрьдән башлап гамәлгә кергән үзгәрешләр белән уртаклашты.

– Бер ел элек Германия җиде айлык локдаун кичергән иде. Хәзер исә моны булдырмаска тырышалар. Тик саннар сөендерми. Статистикага ышансаң, хастаханәгә эләгүчеләрнең 90 проценты – прививкасыз, – ди алар. – 6 ноябрьдән башлап мәктәпләрдә дәресләрдә битлектән утыру каралган. Башлангыч сыйныфларда – бер, өлкән сыйныфларда – ике атнага. Әгәр дә сыйныфта коронавирус йоктырган кеше ачыкланса, класс бер атна дәвамында көн саен чиргә каршы тест тапшырып торачак. Бавария буенча «светофор» кагыйдәсе эшли башлады. Әйтик, «сары светофор». Бу очракта бер атна эчендә хастаханәләргә коронавирус йоктырып 1200 сырхау эләккән яисә 450 интенсив ятак файдаланыла дигән сүз. Шушы вакытта FFP2-битлек (респиратор. – Ред.) киеп йөрисе. Моннан тыш Германиядә «2G» һәм «3G» кагыйдәләре гамәлдә. Беренче очракта, нинди дә булса чараларга яисә биналарга вакцина кадаткан яисә коронавирус белән чирләп алган кешеләргә йөрергә мөмкин. Аларга социаль аралык саклау һәм битлек кию кирәкми. «3G» дигәндә, вакцина ясатканнар да, элегрәк авырып алган кешеләр дә, коронавируска тест узганнар да керә ала. Тик бу очракта битлек кию һәм социаль аралык саклау мәҗбүри.

«Тәүлек буе битлектән»

Диләфрүз Гарифуллина Мальдив утрауларындагы бер кунакханәдә эшли. Эш урынындагы коронавируска бәйле вазгыять турында менә ниләр сөйләде ул:

– Атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать битлектән йөрибез. Кунакханәдә һәр җирне җыештырып, дезинфекцияләп торабыз. Ул яктан тәртип. Кунакларга килгәндә, аларга кибеттә, ресторанда һәм кунакханә эшчеләре белән сөйләшкән вакытта битлек кияргә кирәк. Әйтик, ресепшнга мөрәҗәгать иткәндә. Социаль аралык саклана. Кайда басып торырга, чиратны сакларга кирәк икәнен искәрткән ябыштыргычлар бар. Гадәттә, безнең кунакханәдәге кунаклар коронавируслы чикләүләргә күнеккән кешеләр була. Россиядән килгән туристлар белән генә мәшәкатьләр булгалый. Әйтик, алар битлек киюдән баш тарта. Мондый очраклар еш була. Кунакханәдәге хезмәткәрләрнең барысы да диярлек прививка кадатты. Без Кытай вакцинасыннан файдаландык. Мәҗбүриләү юк иде. Һәркем җаваплылыкны тоеп, үзе ясатты.

Диләфрүз әлегә кадәр вакцина ясатмыйча йөрүчеләргә моны озакка сузмаска киңәш итә.

– Прививкалар яшәү нормасына әйләнеп бара бит инде. Әрләшкәнче, талашканчы, ясатып кую хәерлерәк. Ничек кенә каты яңгырамасын: теләсә кайсы вакцинаның да тискәре йогынтысы булуы бар инде ул. Бу очракта кемгә уңыш елмая, кемгә – юк. Прививкадан башка бер кая да кертми башлаулары да – табигый күренеш. Шуңа күрә ясатып калырга һәм борчылмаска кирәк, – ди ул.

«Битлек кигән кеше гаҗәп күренеш түгел инде»

Илназ Шәйдуллин Америка Кушма Штатларына пандемия чәчәк аткан чорда күченә. «Моңа кадәр халык ничек яшәгәндер, белмим», – дип шаярта ул. Тик хәзер катгый чикләүләр эчендә яшәмиләр икән. Илназ безгә үзе яшәгән Флорида штатындагы вазгыять турында сөйләде.

– Дөресен әйткәндә, катгый чикләүләр юк бездә. QR-код Нью-Йоркта, вазгыять куркынычрак булган шәһәрләрдә гамәлдә. Гомумән, бик аз җирдә ул. АКШ халкының күпчелеге вакцина ясатканга күрә шундый хәл. Алар күп булганга, локдаун да юк. Җәмәгать урыннарында, әйтик, хастаханәгә кергәндә, битлек киюне сорарга мөмкиннәр, – диде Илназ. – Прививка кадатыргамы-юкмы дигән сорауга һәркем үзе җавап бирә. Мәҗбүриләү юк. Мин дә вакцина ясаттым. Декабрьдә ревакцинация (кабат вакцина ясату. – Ред.) көтелә. Вакцинаны кирәкле нәрсә дип саныйм.

Чикләү, дигәннән, Илназны бер мәртәбә ресторан эченә уздырмаганнар икән. Нью-Йоркта була бу хәл. Әңгәмәдәшебезнең кулында вакцина ясату турында белешмәсе (паспорт вакцинации. – Ред.) булмаган икән. «Ресторан эченә үтә алмадым, әмма тышта ашарга мөмкинлек бар иде. Бөтен җирдә алай түгел, билгеле», – дип аңлатты ул.

Хәзер күпләр битлекне  кими башлаган. Бу әлеге дә баягы вакцинага бәйле икән, чөнки ясатучылар күп. Шулай да вакцина кадату – чирдән тулысынча саклану дигән сүз түгел әле ул. Илназ да моны искәртә. «Мәсәлән, минем Нью-Йоркта торучы дустым прививка кадатты, чир дә йоктырды. Әмма коронавирусны бик җиңел кичерде. Тәм тоюны югалтты, бер-ике көн температурасы булды, кичкә таба хәлсезлек биләде. Ул бик тиз терелде», – ди ул.

Штатларда вакциналарның «Pfizer» һәм «Moderna» дигәннәре популяр икән. Америка буенча тулаем караганда, прививканың ике дозасын да халыкның 58 проценттан артыгы алган.

– Беренче дозаны 220 млн кеше алды. Америкада якынча 330 млн кеше яши. Менә шуннан чамалагыз инде. Ревакцинация узу да башланды. Әйткәнемчә, минеке декабрьдә, – дип аңлатты Илназ. – Бездә сан кимүгә таба бара. Тәүлегенә 100–300 меңләп чирләүче ачыкланган чаклар булды. Хәзер дистәләп-дистәләп кимү бара. Үлүчеләр санына килгәндә, хәзер көненә 1 меңләп кеше үлә. Әйтик, 16 сентябрьдә 3400 кеше үлгән.

САН

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, илдә коллектив иммунитетка ирешү өчен 22 млн кешегә коронавируска каршы вакцина ясатырга кирәк. Ревакцинацияне 9 млн кеше узарга тиеш.

Татарстан белгечләре фаразына караганда, республикада коллектив иммунитет киләсе елның гыйнварында формалашырга мөмкин. Моның өчен вакцина ясатучыларның югары күрсәткечен саклау кирәк. Хәзер саннар канәгатьләндерерлек булса да, кимү күзәтелә. Әйтик, 11 октябрьгә тәүлегенә 33–34 мең кешегә прививка кадый торган булсалар, хәзер 25 меңләп кешегә калган.

 

Чулпан Гарифуллина әзерләде


Фикер өстәү