175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар

Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар.

Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар” язмасына фикерләр

  1. Шушы вафат буган газиз сабыйларнын гомерлэре ксдэр тимер читлек эченнэн чыкмасын по юижненно

Фикер өстәү