Балалар йортында 2 яшьлек сабыйны җәберләгәннәр

Курган шәһәренең бер балалар йортында яшүсмерләр сабыйны мәсхәрәләгән. Өлкән тәрбияләнүчеләр 2 яшьлек малайны кыйнаганнар һәм йөзенә тәмәке төтенен өреп шуны сулатканнар. Бу хакта алар полиция хезмәткәрләренә сөйләгән.

Видеоны 16 яшьлек Артем Чмыхало (ул 2015 елдан кыйнаган өчен ПДНда исәптә тора) һәм аның ике дусты төшергән. Әлеге фаҗига Кипель бистәсенең балалар йортында булган.Кадрларда кечкенә Диманың идәндә ятуы күренә.

IMG_2141

Шау-шу купканнан соң, Чмыхалоны балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәгенә җибәргәннәр. Аның дуслары белән полиция сөйләшә. Прокуратура тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү