Яшелчә саклагычлар артачак

Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары республика агросәнәгать комплексының  торышы турында фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров корылыкның тармакка зур йогынты ясавын билгеләп узды.

– Быелгы аномаль һава торышы республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә начар тәэсир итте, – диде министр.

Соңыннан журналистлар белән аралашканда, ул корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан акчалата ярдәм киләсен әйтте. Корылык зонасына эләккән Россия төбәкләренә барлыгы 10 млрд сум акча бүлеп бирәчәкләр. Шуның 700 млн сумы Татарстанга тәтеячәк. Әлеге акча терлек азыгы сатып алыр өчен тотылган чыгымнарны каплаячак. (Исегезгә төшерәбез: без бу турыда газетабызның алдагы саннарында тәфсилләп язган идек. – Авт.)

– Без документларны җыеп тапшырдык. Конкурс игълан ителде. Әлеге акчаларны хуҗалыклар декабрь урталарында алыр дип планлаштырабыз, – дип ачыклык кертте Марат Җәббаров.

Комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев әйтүенчә, бу корылыкны авыл халкы гадәти булмаган шартларда узды.

– Эшне дөрес оештыру һәм заманча технологияләр аномаль һава торышының нәтиҗәләрен бераз киметергә булышты. Ләкин беркем дә киләсе елга корылык булмас дип ышандыра алмый, – диде ул.

Министр көзге ярминкәләрдәге активлык турында искә алгач, Таһир Һадиев андагы яшелчә бәяләренең артуына һәм аларның барлык районнарда да булмавына басым ясады. Рәис урынбасары фикеренчә, мондый ярминкәләр һәр районда булырга тиеш. Марат Җәббаров күләм һәм бәя мәсьәләсендә килешсә дә, ярминкәләрне барлык районнарда уздыру ихтыяҗы юклыгын әйтте.

– Әйе, бездә мондый проблема бар, – диде ул. – Ярминкәләрдәге бәрәңге һәм башка яшелчәләрнең күләме буенча да, бәяләр буенча да. Авыл җирендә исә без бәрәңге белән тәэмин итүдә проблема күрмибез.

Шул ук вакытта Татарстанда җитәкчеләр авыл халкының үзеннән арткан яшелчәләрне сатып алып, ярминкәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә тәкъдим итүче кооперативларны да искә алды.

– Без киләсе елда бәрәңге һәм яшелчәләр утырту буенча планны барладык. Безнең алда торган төп бурыч – Татарстан халкын тулысынча алар белән тәэмин итү, – диде министр.

Шул ук вакытта җитәкчеләр төп проблемаларның берсе яшелчәләрне җитәрлек күләмдә үстерү түгел, ә аларны икенче җәйгә кадәр саклау икәнен әйтте. Без моны яшелчәчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның үзләреннән дә еш ишетәбез. Шуны искә алып, республикада бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклагыч төзү буенча программа эшли башлаячак. Проектлаштыру чыгымнарының 50 процентын бюджет каплаячак. Моннан тыш, җиһазлары белән бергә мондый төр корылмалар төзү бәясенең 50 процентын кире кайтарырга мөмкин булачак. Шулай итеп, әгәр барысы да план буенча барса, өч ел эчендә тагын 20 мең тоннага исәпләнгән саклагычлар сафка басачак. Марат Җәббаров әйтүенчә, әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган. Хәзерге вакытта Финанс министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла. Әлеге эшләр өчен ел саен 100 млн сум акча кирәк булачак.

Утырыш ахырында депутатлар «Татарстанда умартачылыкны үстерү өлкәсендә аерым мәсьәләләр турында» закон проекты буенча фикер алышты. Билгеле булганча, ул шундый ук эчтәлектәге федераль закон үрнәгендә эшләнгән. Таһир Һадиев фикеренчә, әлеге закон проекты умартачылар өчен файдага булачак. Ул кабул ителгән очракта, республика министрлыгы киләчәктә умартачыларга ярдәм буенча программаны эшли алачак.

– Татарстанда 205 мең умарта оясы бар. Безнең умартачылар елына 5 мең тоннадан артык балны сатуга чыгара. Гомумән алганда, бал җитештерү 10 мең тоннага кадәр җитә. Шунысы игътибарга лаек: бер оя умарта, кырларны серкәләндереп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 21 млн сум керем кертә, – диде Таһир Һадиев.

Моннан тыш, депутатлар Татарстанның Экология кодексына төзәтмәләр кертүне дә хупладылар. Хупланылган барлык закон проектлары 25 ноябрьдә Дәүләт Советы сессиясендә тагын бер тапкыр каралачак.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү