Таһир Һадиев: «Минем авылдан киткәнем юк»

Ирләргә комплимент ясарга яратмыйм. Әмма Дәүсовет депутаты, комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев белән очрашканда: «Егетләрски йөрисез, Таһир Галимҗанович, маладис», – дип әйткәлим.  Төз гәүдәле,  җәһәт атлап йөри, күрешкәндә кулында көч сизәсең, егет дими, ни дисең инде аның турында?! Менә шул егеткә яңа гына 70 яшь тулды.

Узган атнада эш бүлмәсенә кереп чыктым. «Ни йомыш?» – димәде, «Ни хәлләр?» – диде.

– Шөкер.  Үзегездә?

– Әйбәт кенә.

– Таһир әфәнде, мәйтәм, тормыш юлы турында сораша башласаң, күп кеше, гадәттә: «Мине язмыш йөртә», – ди. Сезне дә язмыш йөртәме?

Нигә шундый сорау бирүемә исе китмәде. Беренчедән, өстәл өстендәге ниндидер документлар белән мәшгуль иде. Икенчедән, аның янына алдан сөйләшеп кермәдем, секретареннан, урынындамы, дип кенә белештем.  Өченчедән, очрашкан саен минем берәр сүз катуыма ияләшкән бугай инде ул. «Сезне дә язмыш йөртәме?» – дигән соравыма да  артык уйланмыйча гына: «Беренчедән, Ходайның рәхмәте, икенчедән, максат һәм хезмәт –  шушы ике канат йөртә», – дип  куйды.

– Максатыгызга һәрвакыт ирешә идегезме?

– Әйе. Без – биш бала, әтисез үстек, бер сеңлем, әти үлеп, өч ай үткәч туды, әмма әни ятимлекне сизмәслек итеп үстерде. Әти үлде, ялгыз калдык, бер анага – биш бала. Елаганда юатырга биш балага – бер ана.

– Шигырь язу белән җенләнгәнегезне ишетеп беләм. Китап чыгарырга җыенмыйсыздыр бит?

– Юк, күңел өчен язам. Ни дип сораган идегез әле? Ә-ә язмыш турында сорау биргән идегез. Менә шул, «Ир-егеткәй яшьли ятим калса, күкрәк көче белән мал таба», – дип җырлыйлар бит әле. Миңа да кул арасына иртә керергә туры килде. Мин максат куеп  теләгән теләкләрнең тормышка ашасына малай чакта ук ышана идем,  күңел сизә иде.  Бу, бәлки, бераз мистикага тартым тоеладыр, әмма дөресе шул.  Мәсәлән, утыз яшемдә колхоз рәисе булачакмын, дидем  һәм булдым да.  Аннан соң партия район комитетында эшләүне  максат итеп куйдым һәм максатыма ирештем.  Аннан соң Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләү теләге туды, ул теләк тә тормышка ашты, мәшһүр шәхесебез, министр Фатих Сибагатуллин мине үзенә урынбасар итеп чакырды.

– Аннан соң депутат булуны максат итеп куйдыгыз…

– Юк, менә монысы үзеннән-үзе, очраклы килеп чыкты. Тик шул ук вакытта һәр очраклылык ниндидер закончалык белән бәйле бит ул. Булмастай турында хыяллану – әкият. Мәсәлән, Марска менеп, җир казып, бәрәңге утырту – буш хыял бит. Уй нигезле булырга тиеш.

– Депутатлык ошыймы?

– Яратып эшләсәң, бар хезмәт тә әйбәт инде ул. Халык арасында депутатларны өнәп бетермәүчеләр дә бар, кайберәүләр безне модага ияреп тә тәнкыйтьлиләр. Ә бит асылда бар хезмәтебез Татарстан, халык, милләт язмышы белән бәйле. Мәсәлән, без Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында бергә эшләгәндә  Ренат Гайзатуллин белән бөтен Россияне йөреп чыктык, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында төрле законнар яздык һәм кабул иттек. Дәүләт Советында авыл хуҗалыгы кооператорларының беренче съездын уздырдык.  Бүгенгә Татарстанда  крестьян-фермер хуҗалыклары дүрт меңнән артып китте. Шәхси хуҗалыкларга ярдәмнең төрле формаларын эзлибез. Тормыш бездән яңа законнар таләп итә, бит табигать тә, җәмгыять тә аерым бер кагыйдәләр буенча яши һәм без заманның һәр соравына үз вакытында җавап табарга тиеш.

– Бүген «авыллар картая» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Аларны ничек яшәртергә соң?

– Хәзер авыл хуҗалыгында куәтле техника эшли, кеше күп кирәк түгел. Әмма авылның киләчәге яшьләр кулында булырга тиеш. Димәк, авыл җирендә яшьләрне кызыксындырырлык төрле һөнәр, кәсеп кирәк. Шушы уйлар белән авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү буенча даими үзәк оештырдык та инде. Без бөтен нәрсәне үзебез үстерә, җитештерә, эшкәртә алабыз. Кибетләргә кереп карагыз, инде бүген үк фермерлар, шәхси эшмәкәрләр җиткергән күпме ризык бар! Алар бит Мәскәүдән, яисә башка шәһәрдән китерелмәгән. Димәк, мишәрләребез әйтмешли, «хәстәсенә керсәң, остасына кереп була».  Илеңне саклыйсың килсә, авылыңны сакларга кирәк, дим мин.

– Үзегезнең авылга кайтырга исәп юкмы?

– Минем авылдан киткәнем дә юк, бөтен гомерем җир, авыл тормышы белән бәйле. Балтачта, авылда  нигезем дә исән-сау, туганнарым яши. Беләсезме, соңгы егерме елда  авылга кире кайтучылар саны арта бара. Бу бит авылның киләчәгенә ишарә! Туктале, без ни өчен сөйләшеп утырдык?

– Сезне «Ватаным Татарстан» аша юбилеегыз белән котламакчы идек.

– Рәхмәт, әлбәттә.

– Сезгә теләкләр мулдан яугандыр. Үзегезгә үзегез ниләр теләр идегез?

– Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын! Якыннарыбызны югалтмыйк! Шәхси мәнфәгатьләрне читкәрәк куеп, кешеләр өчен эшләргә язсын! Бездән соң килгән буын, шундый-шундый кешеләр яшәгән икән дип, хөрмәт белән искә алсын!

– Авызыгызга бал да май, Таһир әфәнде!

Без аның белән яшьтәшләр диярлек. Дөрес мин аннан ике яшькә өлкәнрәк. Саубуллашканда, үземнән чыгыбрак, димме: «Безнең яшьтә бик чатыр чабып булмый. Ял көннәрендә күбрәк өйгә, диванга тарта», – дигән булдым. Ә ул: «Безнең яшьтә нинди картаю ул?! Ял көннәрендә бер көн өйдән чыкмасам, кан басымым күтәрелә», – дип елмаеп җибәрде.

Йөреп торырга язсын, Таһир Галимҗанович! Гаиләң түгәрәк булсын! Исән-сау яшә!

Риман Гыйлемханов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү