Җир шарын үзгәрткән көн: бүген коронавирусның «туган көне»

Бүген коронавирусың 2 еллыгын билгеләп үтәбез икән. 17 ноябрь чирнең «туган көне» санала, ди. Ике ел эчендә кечкенә генә вирус бөртеге шактый тәҗрибә туплап өлгерде: кешеләргә шулкадәр тиз ияләште, пандемия дәрәҗәсенә җитте, күп илләрнең сәяси, икътисади, социаль тотрыклылыгын җимерде, миллионлаган кеше гомерләрен өзде.

Башлангыч чор

2019 елның 17 ноябрендә коронавирус инфекциясен йоктырган беренче кеше теркәлә. Ул Кытайдагы Хубэй провинциясеннән 55 яшьлек ир-ат булып чыга. Шул ук елның ноябрендә тагын 9 чирле ачыклана. Әмма боларның кайсы инфекцияне алданрак йоктырганы билгеле түгел, берсе дә «нуленче сырхау» булып исәпләнми.

Мәгълүмат чаралары коронавирус турында 2019 елның декабрь аенда шаулый башлады. Авыру таралу хакында беренче хәбәрләр 31 декабрьгә карый. «ВТ» исә бу чир турында тәүге тапкыр нәкъ бер айдан соң – 31 гыйнварда язды. Бу вакытта «кайгыруыбыз урынлымы?» дигән сорауга җавап эзләп, Азия илләрендәге милләттәшләребез белән элемтәгә кергән идек. Әллә ни куркыныч тоелмаган ул вакытта.

 «Сөембикә әйтүенчә, Россиядәге мәгълүмат чаралары үзләре үк кешедә паника тудыра. Имеш, халыкка илдән китәргә киңәш ителгән смслар юллаганнар, гомуми эвакуация игълан ителгән. «Бездә андый хәбәр юк. Кытай зур. Бәлки, вирус чыккан Хубэй провинциясендә шулайдыр, ишетмәдем», ди Сөембикә.

«Татарстанда туып, Кытайда эшләп алган 25 яшьлек Рузалия (исемен үзгәртүне сорады) хәзерге вакытта Вьетнамга киткән. Аныңча, кытайлылар үзләре үк куркуга тиз сабыша торганрак халык. Зур сәүдә үзәкләре буш, әмма яшьләр күңел ачу чараларыннан баш тартмый икән. Кешеләр үзләре дә арттырып җибәрергә ярата, дигән фикерен җиткерде кыз. Кайсына ышанырга да белмәссең. «Бер танышым, вирустан 70 мең кеше үлде, диде, аннан икенчесе килеп, 2 мең кеше, дип төзәтте. Соңгы күргән саным 81 иде», ди ул».

«Рүзәл уйлавынча, Кытай өчен мондый вирус яңалык түгел. 2003, 2008 елларда да биредә вируслы авыру очрагы булган инде. «Кытай моннан да котылу юлын табачак», дип өметләнә егет».

Ике елда нәрсә үзгәрде? Коронавирусның кеше организмына гына түгел, көндәлек тормышка да йогынтысы зур булды. «Ковид», «корона», «локдаун», «санитайзер», «ковид-диссидент», «үзизоляция» кебек сүзләрне телебезгә кайчан кертер идек икән әле? Вирус «онлайн»лы, «дистант»лы тормышка ияләштерде. «Зум»да туган көннәр, киңәшмәләр, очрашулар, кичәләр, концертлар оештырылды. Бер караганда, коронавируссыз тормышның нинди икәне дә онытылды бугай инде. Әмма ул чорга кайтасы килү теләге һич кенә дә кимемәде.

«ВТ» хәбәрчесе белән Кытайда чагында аралашкан Балтач егете Рүзәл Мөхәммәдиев ике ел элек әйтелгән сүзләрен көлеп искә ала хәзер. Чир таралу алганчы, Татарстанга кайтып өлгерә ул. Кытайда калган иптәшләре белән һәрдаим элемтәдә торган. Хәзер дә аралашып, андагы вазгыятьне белешеп тора.

– Кытай бу афәтне җиңәчәк, дигән сүзләремнән кире кайтмыйм, анысы. Вирус бар барын, әмма аның кешедән кешегә күчмәве, авыручылар саны кимү буенча Кытай чирне җиңде инде. Ил эчендә юк ул, читтән алып керсәләр генә. Анда барысы да бик катгый булды бит. Әйтик, берәр шәһәрдә инфекция табыла икән, шундук кала ябыла, анда берәү дә керми, аны ачмыйлар. Бу яктан барысы да җитди, – ди Рүзәл. – Кытайда вакцина ясатучылар да күп. Моңа җаваплы карыйлар.

Кытайдан кайткач, күңелсез булды, ди Рүзәл. Максат-хыяллары зурдан булган. Коронавирус шул яктан гына тискәре тәэсир иткән. Шулай да югалып калмаган: филологиядән IT-өлкәгә күчкән. Хәзер шул өлкәдә карьера ясый.

«Каршы килүчеләр юк»

Азия илләрендәге халык хәзер ничегрәк яши? Чир аларның тормышын ни дәрәҗәдә үзгәрткән?

Илфат Вәлиев Кытайның көньягында – Гуанчжоу провинциясенең Фошань шәһәрендә яши. Кытайга күченгәненә биш ел икән инде. «Биредә халык чир чорында да, хәзер дә үзен бик тыныч тота», – ди ул. Вазгыятьне барысы да аңлый, хөкүмәткә ышаныч бар, кушылганны үтиләр.

– Тормыш әллә ни үзгәрде дип тә булмый инде. Кытай ябык. Элекке шикелле Азия илләренә чыгып, ял итәргә китеп булмый. Киткән очракта да, кире кайткач, карантин шартларын үтисе. Карантинда утыру бик кыйммәткә төшә. Кытайда вируслар гел булып тора. Коронавируска кадәр дә битлектән йөрделәр. Ул – монда гадәти күренеш. Россиядәге шикелле: «Һәр көнне битлек киясеме инде?» – дип уфтану юк, – ди ул. – Узган җәй халык, яллардан файдаланып, тегендә-монда чыгып йөри башлады. Вирус ачыклангач, Гуанчжоу белән Фошаньне икесен дә яптылар. 18 млн кешенең барысына да бер атнада тест уздырдылар.

Чикләүләр димәктән, сәүдә үзәкләренә керү өчен битлек таләп ителә икән. Кинотеатрларга да битлексез йөреп булмый. Кайбер җәмәгать урыннарда һәм транспортта QR-код сорала. «Татарстанда да шундый таләп кертергә җыеналар икән бит. Сездә халык каршы тора. Ә бит сездә кешеләр шулкадәр күп авырый, бу – мәҗбүри чара» – дип аңлата Илфат.

Статистикага карасаң, Кытай вакцина ясатучылар буенча алдынгылар рәтендә тора. «Мин дә, танышларым да вакцина ясаттык. Ясатмаган кешеләрне кулдагы бармаклар белән генә дә санап чыгарга була», – ди Илфат.

7 еллап Кытайда яшәүче Дарья «коронавирус башкаласы» Ухань шәһәренә язмыш шуклыгы белән килеп эләгә, дисәң дә буладыр. Монда озакка калырга уйламаса да, коронавирус башлангач, шәһәр ябылгач, башка чарасы булмый.

– Чаншу шәһәренә эшкә чакырдылар, шунда китәргә тиеш идем. 23 гыйнварда Ухань шәһәрендә Кытайча Яңа елны билгеләп үтәрмен дә, әйберләремне җыеп, Чаншуга күченермен дип хыялландым. Уханьга килеп төшүгә, шәһәрне яптылар. Күңелсезрәк булды инде. Бераз елап, моңсуланып йөрдем дә калган вакытны үземә багышларга булдым. Белем алдым, өстәмә дипломлы булдым, – дип искә ала ул.

Дарья сүзләренчә, аннан күп очракта Кытайда вакцина ясату мәсьәләсе турында сорашалар икән.

– Кытайда өч төрле вакцина тәкъдим итәләр: 1, 2 һәм 3әр дозалы. Элегрәк җирле халыкка да, чит илдән килүчеләргә дә вакцина бушлай иде. Хәзер исә чит ил кешеләре өчен ул түләүле – бер дозасы 69 юань (781,54 сум. – Ред.), – дип аңлатты ул. – Уханьдагылар вакцинага карата тискәре карашта түгел. Киресенчә, алар чиргә каршы прививканы бик көтте. Кабат чирләү, тагын бер тапкыр карантинда утыру, эшсез калу куркыныч.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү