Көмешкә аппаратын тыярга, нефтьчеләргә акча бүләргә

Россиянең эчке яңалыклары бюджет-финанс мәсьәләләре тирәсендә бөтерелә. Алдагы елларга бюджет «бәлеш»ен бүлешү бара чөнки. «Бәлеш»не зурайту буенча идеяләр туплана, лоббилар кисәкләрнең зуррагын үзләренә тартып алу өчен көрәш алып баралар.

Төп процент ставкасы киләчәктә дә үсәчәк. Үзәк банк рәисе Нәбиуллина ханым, Думага килеп, шул хакта әйтте, чөнки кешеләр «инфляциядән куркалар», диде. Кешеләр куркалардыр да, ә менә инфляция төп ставканың күтәрелүеннән бик курыкмый бугай, чөнки бәяләр һаман үсә. Дәүләт банкларының ипотека ставкасын күтәрүләре дә әлегә төзелеш базарына зур йогынты ясамады кебек. Материалларга бәяләр печтек кенә түбәнәйсә дә, бу – мөгаен, сезонлы түбәнәю генәдер.

Менә шундый шартларда кайбер сәясәтчеләрнең башына аракыдан күбрәк табыш алу идеясе керде. Аракыны QR-код белән генә сату фикере дә чагылып алды берара. Әмма кешеләр көмешкәгә күчәчәк. Әле болай да өйдә көмешкә куу чәчәк ата. Код кертсәң, ниләр буласын чамаларлык та түгел. Шикәрне кодласаң гына инде. Төп идея исә менә болайрак формалаша: аракының бәясен күтәрергә, әмма сатуны арттырырга. Моның өчен көмешкә аппаратларын тыярга. Көмешкә куу бюджетка бер елга йөз миллиард сум зыян китерә дип исәплиләр Федерация Советында. Тыюны кертеп була ул үзе, әмма «Колач җитмәстәйне колачлап булмый» дигән Кузьма Прутков законы үз көчендә кала барыбер.

Бюджет дигәннән, бюджетка иң зур зыянны бензин бәяләре сала бүген. Россиядә бит «демпферлау механизмы» дигән нәрсә үз көчендә. Аек акылга бик үк буйсынып бетми торган ул нәрсә, бензинның экспорт бәясе эчке бәядән ашып киткәндә, нефтьчеләргә югалтуларын компенсацияләүне күз алдында тота. Хәзерге шартларда нефть бәяләре үсүгә бәйле рәвештә дөнья базарында мотор ягулыгына бәяләр арта. Илнең эчке базарында тышкы базардагыдан калыша. Дөрес, безнең хезмәт хакларыбыз һәм пенсияләребез дә бик калыша чит илләрдәгедән. Шулай булгач, бензин бәясенең бездә түбәнрәк булырга тиешлеге аңлашылып тора инде. Әмма югары җитәкчелек аңламый моны. Зур бер түрә әле берничә көн элек кенә бездә бензин 65 сум торырга тиеш дигән сүз ычкындырды. Бензинны шул бәягә күтәрмәс өчен, нефтьчеләргә бюджеттан түләргә туры килә. Бу компенсация алдагы елларда югары белем системасына бюджеттан бүленгән акчага якынлашачак, ә торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын ике тапкыр диярлек узып китәчәк икән. Кайчандыр демпферлау механизмы да булмавын, бензинның да ике тапкыр диярлек арзан торуын оныталар безнекеләр. Хәер, бюджеттан түләнүгә карамастан, бензин бәясе үсә. Быел ул 3,2 сумга арткан.

                                      Рәшит Фәтхрахманов  

Фото: www.keepsoft.ru


Фикер өстәү