Петр Зайцев: «Безнең өйдә бар да талчыбыктан»

Зәйдә яшәүче Петр Зайцев кул эшләренә бик оста. Гомере буе машина йөртүче булып эшләсә дә, башка шөгыльләргә дә вакыт тапкан. Лаеклы ялга чыккач, талдан кәрҗин үрү эшенә ныклап алынган.

– Минем бабаем, әтием бик тә кул эшләренә оста иделәр. Аларның талдан үргәннәрен күреп, мин дә бу эшкә өйрәндем. Баштарак әлбәттә, барып та чыкмый иде. Әмма чыбыкларны сындыра-сындыра, эшкә өйрәндем инде. Хәзер үрә башласам, күңелем ял итә. Бер кәрҗин үрүгә ике сәгать вакыт җитә, – ди ул. Петр Михайлович бар эшенә көч биреп торучы Надеждасына рәхмәтле. Инде гаилә коруларына да 48 ел икән. Өч бала үстергәннәр, 6 онык, 4 оныкчыклары бар. Петр Зайцев үз белгәннәрен хәзер оныкларына өйрәтә.
–  Һәрнәрсәгә теләк кирәк. Әгәр эшкә булдырам дип тотынгасың икән, ул килеп чыга. Берәү дә эшне белеп тумый. Кулың эш белү – зур бәхет. Бездә бөтен савытлар тал чыбыгыннан. Хәзерге пластик әйберләрне алган да юк. Ипи, җиләк-җимеш, гөл савытларының барысын да үз кулларым белән үрдем.  Юасы керләр өчен дигән кәрҗинем дә бар. Җиләккә, гөмбәгә бара торганнары да җитәрлек. Мин аларны сатмыйм. Якыннарыма, дусларыма бүләк итәм, – ди ул.
Петр дәдәй хатыны белән бергә җиләк, гөмбә җыярга бик һәвәсләр. Җәйләрен болыннан кайтып та кермибез, диләр. Хуҗалар өйдә вакытта бу йорттан кунак өзелми.
– Туганнарыбыз белән төрле бәйрәмнәрдә бергә җыелышып утырабыз. Рус халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Аларны балаларга өйрәтәбез. Оныклар да читтә калмый. Кәрҗин үрергә өйрәткәндә, гореф-гадәттә искә алына. Әгәр шулай эшләмәсәң, киләчәк буын милләте хакында берни белмәячәк, – ди Петр Зайцев. – Татарстанда яшәгәч, без күршебезнең дә гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу яктан мин бәхетле. Татарча да өйрәндем. Бик яхшы сөйләшә алмасам да, аңлыйм. Бер-береңне хөрмәт итсәң, дус яшисең. Әнә шушы сүзләрне һәр ата-ана, әби-бабай балаларга җиткерсен иде. Яшь буынны хезмәткә өйрәтеп, шөгыльле итеп үстерергә кирәген дә онытмыйк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү