Очсызлануын көтәргә кирәкми: Яңа ел алдыннан машина бәяләре кыйммәтләнәчәк

Очсызлануын көтәргә кирәкми. Яңа ел алдыннан машина бәяләре бераз төшмәсме дип өметләнгән кешеләргә белгечләр шундый киңәш бирә. Ник дигәндә, ел азагына кадәр яңа машиналар гына түгел, тотылганы да кыйммәтләнүен дәвам иттерәчәк, дип фаразлый алар.

Россиядә машина бәяләренең котырып үсүе турында алдагы саннарыбызда язган идек инде. «Автостат» аналитика үзәге белгече Азат Тимерханов моның төп сәбәбен бүген яңа машиналарның дефицит булуы белән аңлата. «Хәзер җаның теләгән машинаны тиз генә алам димә. Ким дигәндә 2–3 ай көтәргә кирәк. Кытлык машина җыйганда кулланыла торган микрочип кебек детальләр җитмәү аркасында пәйда булды. Нәтиҗәдә дилерларга да азрак машина кайта. Бу исә, үз чиратында, бик зур ажиотаж тудыра һәм машина бәясе артуга китерә. Яңа машиналар янына якын килерлек булмагач, кеше тотылган машиналар арасыннан күңеленә ятышлысын эзли башлый. Сорау зур булгач, аларына да бәя арта», – ди белгеч.

Рәсми саннарга ышансаң, ел башыннан бирле Россиядә тотылган машиналар 20 процентка кыйммәтләнгән инде. Төгәлрәк әйтсәк, гыйнвар – сентябрь аралыгында икенчел базардагы «тимер ат» хаклары уртача 150 мең сумга артып, 838 мең сумга җиткән. Kia, Volkswagen, Hyundai машиналары аеруча кыйммәтләнгән. Ел азагына кадәр тотылган машина хаклары тагын 10 процентка артачак, дип фаразлый белгечләр. «Елның-елында шул хәл: Яңа ел алдыннан кеше азмы-күпме җыелган акчасын кая да булса урнаштыру ягын карый. Күпләр машинасын алыштырып калырга тырыша. Күреп торасыз: хәзер өр-яңа машина алу күпләрнең көченнән килми. Шуңа тотылган машиналарга сорау артты да. Сатып алучылар күбрәк бер генә хуҗасы булган, 1-2 еллык машиналарга өстенлек бирә», – ди озак еллардан бирле тотылган машиналар сату-алу белән шөгыльләнүче Илнар Гарәфиев.

Кагыйдә буларак, мондый шаукым вакытында алдану очраклары да еш күзәтелә. Тотылган машина сатып алганда ярык тагарак янында калмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр.

  1. Кемнән алырга? Алыпсатарлар тәкъдим иткән машиналар арасында юл һәлакәтенә эләккәннән соң төзәтелгән, спидометр күрсәткечләре киметелгән, залогта булган автомобильләр күбрәк очрый. Алыпсатарның бик оста психолог булуы сатып алучының алдану ихтималын бермә-бер арттыра.
  2. Тарихы нинди? Машинаның теркәлү (СТС), транспорт чарасының паспорт (ПТС), индентификация (VIN) номерлары буена машинаның үткәнен өйдән чыкмыйча да тикшереп була. Моны ЮХИДИ идарәсенең рәсми сайтында, махсус онлайн сервисларда эшләп була. Документлары тәртиптә булмаган машина урланган, арест салынган яки банкта залогта булырга мөмкин.
  3. Машина кузовы ни хәлдә? Кайчак андагы кимчелекләрне сукыр күз белән дә танып була. Яньчелгән, кителгән, күгәргән, төсе аерылып торган урыннар әллә кайдан күзгә ташлана. Кузовтагы детальләр, тоташтыручы болтлар арасындагы ялганган урыннарга игътибар итегез. Ул бераз ярылган, кәкрәйгән булса, машинаның бәрелгән яки аңа сыйфатсыз ремонт ясалган булуы ихтимал. Бер тапкыр да сүтелмәгән болтта сыдырылган, кителгән эзләр булмый. Моннан тыш машинаның ишекләре, бензин багы капкачы, багажник – барысы да җиңел ачылып ябылырга тиеш. Машина кузовын тикшергәндә, бамперга сугып карарга да онытмагыз. Ят тавыш ишетелсә, анда сынган, «ямалган» урыннар бар дигән сүз. Сүз уңаеннан, тотылган машинаның буялганмы-юкмы икәнлеген кул астындагы чаралар ярдәмендә дә җиңел генә ачыклап була. Моның өчен яулыкка төрелгән магнитны машина капотының берничә өлешенә куеп, шудырып карарга кирәк. Магнит ябышмаган урын табылса, ул урын бәрелгәннән соң буялган дигән сүз.
  4. Двигатель ничек эшли? Сез алачак машинаның капот асты коры булырга тиеш. Мотор бүлеге ялтырап торыр дәрәҗәгә җиткәнче чистартылган булса, шикләнергә җирлек бар. Сатып алучының биредәге май агызган урыннарны яшерергә тырышкан булуы ихтимал. Двигательнең өзек-өзек эшләве, ят тавышлар, күксел яки кара төтен чыгаруы – тагын бер кат уйлану, йә булмаса машинаның бәясен төшерү өчен бер сәбәп.
  5. Машина ничек йөри? Яшерен-батырын түгел, безнең юлларда машинаны «шалтыратмый» гына йөртү мөмкин түгел. «Тимер ат»ның рычаг, амортизатор өлешләре, гадәттә, иң беренчеләрдән булып сафтан чыга. Тотылган машинадагы бу детальләрнең ни рәвешле эшләвен тикшерү өчен, машинада йөреп карагыз. Моның өчен мөмкин кадәр начар хәлдәге юлны сайлагыз. Аннан узганда машинада шалтыраган, калтыраган тавышлар ишетелмәскә тиеш.
  6. Салонда тәртипме? Биредәге пластмасс өслекләрдә кыршылган, ярылган урыннар булу сатучы файдасына түгел. Педаль һәм рульдәге кыршылган эзләр машинаның күптәннән файдаланылуы турында сөйли. Утыргычлары тузган булса, әлеге «тимер ат» такси булып хезмәт иткән булырга бик мөмкин. Нинди хәлдә булуын, тәрәзә чистарткыч, кондиционерның төзек эшләвен дә тикшерегез.
  7. Бәяне ничек килештерергә? Тотылган машина бер кимчелексез була алмый. Кулдан машина сатып алган кешегә бары тик игътибарлырак булып, җитешсезлекләрен күрергә генә өйрәнергә кирәк. Бу машинаның үз бәясенә торырлыкмы-юкмы икәнлеген чамаларга ярдәм итәчәк, алданырга да ирек бирмәячәк. Аның бәясен килешкәндә дә җайлы булачак. Сатып алгач, машинага өстәмә ремонт таләп ителү, тышкы (бәрелгән, сынган, буялган урыннар булу, тәрәзә чистарткычлар эшләмәү һ.б.) һәм эчке (салонның пычрак, таушалган булуы һ.б.) кимчелекләр – болар бар да машина бәясен төшертергә мөмкинлек бирә. Хәтта машинаның запас ачкычлары булмаган өчен дә бәя төшерүне сорый аласыз.

 

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү