Татарстанда ана капиталына сатып алынган фатирда балаларына өлеш бүлеп бирмәгән хатын хөкем ителгән

Шәһәр судында хәбәр итүләренчә, гаепләнүче Чаллыда урнашкан фатирның 2/3 өлешен алу өчен 430 000 сумлык кредит килешүе төзегән. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.

Бурычын каплау өчен ул ана капиталын кулланган. Соңрак хатын фатирны ире, кызлары һәм үзенә өлешләр бүлеп биреп, шәхси милекләре итеп рәсмиләштерергә тиеш була. Тик хатын сатып алган фатирда балаларына өлеш бүлеп бирмәгән.

Нәтиҗәдә, балигъ булмаганнарның торак шартларын яхшырту буенча хокуклары бозылу раслана. Суд карары буенча, гаепләнүче законда каралган барлык процедураларны үтәргә тиеш.


Фикер өстәү