Җәмәгать транспортында QR-кодлар белән йөрү турында туры эфир булачак

19 ноябрьдә инстаграм социаль челтәрендә “Җәмәгать транспортында QR-кодлар” дигән темага туры эфир узачак.

Транспортта пассажирларның QR-кодларын ничек тикшерәчәкләр, таләпне санга сукмаучыларга нәрсә яный, “медотвод” белән җәмәгать транспортында йөрергә мөмкинме? Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова шушы һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.

Туры эфирны сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков алып барачак.

Эфир Татарстан Оператив штабы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсе аккаунтларында узачак.


Фикер өстәү