Пульмонолог Рөстәм Хәмитов: «Тәмәке тарту коронавирус йоктырудан сакламый!»

Тәмәке тарту коронавирус йоктырудан сакламый! Башкаланың сәламәтлек саклау идарәсенең баш пульмонологы, Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Рөстәм Хәмитов соңгы арада еш ишетергә туры килгән имеш-мимешкә ачыклык кертте.

«Тәмәке тарткан кешеләр элек-электән респиратор вирус инфекциясенә беренчеләрдән булып бирешүче төркем санала. Коронавирус та искәрмә түгел. Әлеге чирнең авыр формасын кичергән һәр биш кешенең берсе йөрәк белән тилмерә. Никотин исә йөрәкне икеләтә тизрәк эшләтә. Шуңа күрә тәмәке тарту коронавирус белән авырган кеше гомере өчен аеруча куркыныч тудыра. Әлеге начар гадәт инсульт, хроник бронхит килеп чыгу куркынычын да арттыра», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда. Тәмәкенең замана чиренә әверелеп баручы ковидтан саклавы турындагы имеш-мимешләрне җитештерүчеләр үзләре чыгара булса кирәк, дип фаразлый белгеч.

Рәсми саннарга күз салсаң, тәмәкенең организм өчен файдасы турында сүз дә була алмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән мәгълүматлардан чәчләр үрә тора. Ел саен дөньяда тәмәке тарту белән мавыккан 7 миллион кешенең гомере өзелә, ди белгечләр. Дөрес, соңгы елларда сөремле көпшә көйрәтүчеләр саны азмы-күпме кимегән әле. Чагыштыру өчен: Росстат мәгълүматларына ышансаң, 2016 елда Россиядә халыкның 30,9 проценты тәмәке тарткан булса, 2019 елда андыйлар 24,2 процент тәшкил иткән.

«Кызганыч, соңгы арада тәмәкенең исни, чәйни торган төрләре киң таралды. Алар тәмәкегә бәйлелек китереп чыгара, аны тотрыклы халәттә тота. Мондый тәмәке яшьләр арасында аеруча популяр», – дип белдерде Республика наркологик диспансер баш табибы урынбасары Резеда Хәева. Ул китергән саннардан аңлашылганча, бүген 18–24 яшьлекләрнең 19,1 проценты тәмәкенең вейп, айкос кебек төрләрен тарта. Бу – өлкәннәр арасындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда да ун тапкыр зуррак сан. «Яшьләрнең күбесе кальянның сәламәтлек өчен бер зыяны да юк дип саный. Әмма бу – зур хата. Ул хәтта тәмәкегә караганда да куркынычрак. Үпкәне дә тизрәк җимерә», – дип ачыклык кертте белгеч.

Яман шешкә каршы көрәшкән татарстанлыларның да 80 процентыннан артыгы тәмәке тарта икән. Республика онкология диспансерының беренче торакаль бүлеге табиб-онкологы Константин Трофимов сүзләренә караганда, үпкә, югары һәм түбән сулыш юлларыннан тыш, тәмәке тартучыларда баш, муен, корсак куышлыгы яман шеше дә килеп чыгарга мөмкин. «Тәмәке төтенендә бик күп токсин матдәләр бар. Шуларның 40тан артыгы организмда төзәтеп булмый торган үзгәрешләр китереп чыгарган, ахыр чиктә яман шешкә сәбәп булган канцерогеннардан гыйбарәт», – ди табиб.

Республика онкология диспансерының торакаль бүлегендә ел саен күкрәк читлегендә яман шеш табылган 1,2 мең кешегә операция ясала. Бу әле операция ясарлык булганнары гына. Ил күләмендә исә көн саен 73 меңнән артык кешедә үпкә яман шеше ачыклана. Аларның 35 проценты табибларга чирнең иң соңгы – дүртенче стадиясендә генә мөрәҗәгать итә. «Безгә үпкә яман шеше белән килеп эләккән авыруларның 80 проценттан артыгы тәмәке тарта», – дип ачыклык кертте Константин Трофимов.

Динә Шәкүрова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү