Егет булыйк, ирләр!

Гаиләсен туендыручы, сөйгәненә – калкан, терәк, баласына – үрнәк, ил-көндә дәрәҗәле, кеше янында абруйлы. Ир-ат затын көчле иткән әлеге сыйфатлар, кызганыч, хәзер элеккечә актуаль түгел. «Чын ирләр калмады инде» дигән кызгану катыш көлемсерәп әйтелгән сүзләрне ешрак ишетергә туры килә. Монда хатын-кыз да гаепле, ди кайберәүләр. 19 ноябрь – Халыкара ирләр көне уңаеннан без ир-ат абруе турында фикерләшергә булдык.

Оясында ни күрсә…

Арча районы Казанбаш авылында яшәүче шагыйрә Гөлара Шәрипова – дүрт баһадир анасы. Безне исә ишле гаиләдә ир-ат булырга ничек өйрәтүләре  кызыксындырды.

– Минем ир балага мөнәсәбәтем балачагымнан киләдер. Үз әтием дә сабыр, акыллы, эшчән кеше иде. Ул – бөтен яктан да үрнәк. Барлык ир-атларга да өлге итеп, аны күрсәтер идем. Шуңа күрә балаларымда да шушы сыйфатларны күрергә телим, – ди ул. – Ирем дә – бик акыллы кеше. Балаларга тәрбия бирү – безнең уртак эшебез. Мәсәлән, мин балаларыма әни дә, дус та, сердәш тә булырга тырышам. Әтиләре, усал булмаса да, аларны бер караштан тыңлата, ә балалар аны хөрмәтли белә. Аларга гел: «Әтиегез ни дияр? Әтиегез белән киңәшләшик әле», – дим. Гаиләдә атаны баш, үрнәк кеше итеп күрсәтергә кирәк дип саныйм.

Хатын-кыз ничек кенә мөстәкыйльлек яуларга тырышса да, тормыш дилбегәсе барыбер ир-ат кулында булырга тиеш, дип саный Гөлара ханым.

– Ир-атлар саны кимү мине бик борчый. Аларның гомере дә кыскарак бит. Җәмгыятьтә барыбер дә әйдәп баручы рольне ир-ат уйный дип саныйм. Җитәкчеләребез дә – ир-атлар бит, – ди ул. – Хатын-кыз ничек тә ир-ат ышыгындарак булырга тиеш. Гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә. Көчле зат булып ир-ат калсын, соңгы сүзне ул әйтсен. Мин ирләрне сүккән, аларга тавыш күтәргән хатын-кызларны аңламыйм, мондый күренешләрне күңелемә бик авыр кабул итәм.

Үрнәк кирәк. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев фикеренчә, тормыш өчен мөһим булган сыйфатларны гаиләдәге әти күрсәтә ала.

–  Минем өчен үрнәк кешем – әтием. Миңа әти: «Кешегә беркайчан да үзең башлап сукма, сүз әйтмә. Сиңа суксалар, авызларын ват», – ди иде. Горурлыгым, кирелегем мине ватанпәрвәр һәм чын ир-ат итә. Теләгем шул: балаларым да чын ир-ат булсын иде. Аллаһы Тәгаләдән көн дә, улларыма төрмә юлы, бозыклык бирмә, дип сорыйм. Әти-әни өчен аннан да авыры юктыр. Ата-ана баласын начар булсын дип үстерми. Безнең өйдә түрдә каеш тора. Ул ике баланы болай гына тыеп торып була диме? Бала әтисенең карашыннан куркып торырга тиеш. Хәзерге көндә без әнә шул курку булмаганга күрә аяныч хәлдә. Без хезмәт тәрбиясе алып үстек. Балаларны да тәрбияләргә тырышабыз. Телевизорны әллә нигә бер күрсәтәбез, телефоннарын алып куйдык. Малайның төрле яклап үсүен телим, һәр өлкәдән нидер алсын, төрле шөгыльләр белсен ул, – ди җырчы.

Медальнең икенче ягы

Ә менә Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин мәсьәләгә башка яктан карарга өнди. «Кешеләр арасында кемнеңдер абруе төшсә, моңа, иң элек, шул кеше үзе гаепле. Бәлки, бу очракта да шулайдыр?» – ди ул.

Илдус Лотфуллин әйтүенчә, җәмгыятьтә ир-атны ир-ат җенесеннән булганы өчен генә дә күккә чөя торган мисаллар байтак.

– «Улым, улым» дип кенә йөрүләр, чалбар кигән өчен пьедесталның түренә менгезүләр – болар барысы да бар ич безнең халыкта. Кешене бозмыймы бу? Әлбәттә, боза. «Ир-атларны хөрмәт итмиләр» дигән проблема – уйдырма ул, минемчә. Безнең тормышта брутальлек, бөтен дөньяны дошман, көндәш итеп күрү артык күп. Дөнья күләмендә хатын-кызның роле зурая. Без моңа күпме генә карышсак та, «элеккечә яшисе килә» дисәк тә, иртәме-соңмы, бу үзгәрешкә кушылачакбыз, – дигән фикердә табиб.

Гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, Илдус Лотфуллин кемгәдер «болай итегез, тегеләй тәрбия кылыгыз» дигән киңәш бирүләрне беркайчан да аңламадым, ди. Тәрбия үрнәге кыз өчен дә, малай өчен дә бер инде ул.

– Беренчедән, баланы сүз белән түгел, дөрес үрнәк белән тәрбия кылу. Икенчедән, үз сабыеңның холкын, темпераментын аңлап, аңа хөрмәт күрсәтеп, аны үз табигатенә күрә үстерү. Бер бала тумыштан көрәшче була, икенчесе – уйчан, тирән фикерле, бәләкәй галим, өченчесе – елмаеп-көлеп торган артист. Барыбыз да төрле. Аллаһы Тәгалә хәят үзгәрсен, алга барсын өчен шулай иткәндер дә, бәлки. Үз табигатенә каршы тәрбияләнгән бала бәхетле кеше була алмый, минемчә, – дип уйлый Илдус Лотфуллин.

 Сан

Росстат мәгълүматларына ышансаң, Россиядә 78,626 млн хатын-кызга 68,123 млн ир-ат туры килә. Татарстанда ир-атлар 1 655 166 булса, хатын-кызлар – 2 239 341.

Күпләр чын ир-ат исемен йөртерлек затларның аз булуын инфантилизм һәм эмансипация чорына бәйләп, шуның җимешләре бу дип әйтергә дә мөмкин. Әлбәттә, моны инкарь итеп булмый. Күп сәбәпләрнең берсе ул. Тик бар гаепне дә шуңа сылтап, хатын-кызларның хокук даулавына гына аударып калдырырга кирәк түгел. Ир-ат үссен өчен шундый даирә, мохит тә булу мөһим бит әле. Ә бездә ул – юк дәрәҗәсендә. Балалар бакчасыннан башлап хезмәт коллективына кадәр ир-ат хатын-кызлар арасында көн күрә.

«Күп ирләр ялкау»

Казаннан 46 яшьлек Ралина ханым улын ялгызы үстергән. Ире белән 13 ел яшәгәннән соң, гаилә таркала: хәләле башка гаиләне сайлый. Бу вакытта малаена 12 яшь була. Ә балаларын ялгызы гына үстерүчеләргә еш кына ике вазыйфаны бергә башкарырга – әни дә, әти дә булырга туры килә. Ралина ханым әйтүенчә, урталыкны саклаган очракта ир балага дөрес тәрбия бирергә була. Хәзер аның улына – 17 яшь.

– Мин улымны кирәк урында тиргәдем дә, кирәк урында яраттым да. Улым хатынша түгел. Ул миңа өй тирәсендә дә булыша, кызлар эше дип тормый. Атасы белән аралаша, аңа каршы котыртмадым, безнең арада булганнар сиңа кагылмый, дидем. Элегрәк, сүз тыңламаса, атасына шалтырата идем. Әтисеннән курку булырга тиеш,  – дип сөйли ул. – Серләрен сөйләргә дә ияләштердем, кызлар турында да сүз кузгатам. Акча эшләргә өйрәнде, мөстәкыйльлеге бар. Безнең өйдә син – бердәнбер ир-ат кеше, баш, хуҗа, дип өйрәтәм, хатынша булсын дип тырышмыйм. Мин эштән кайтканда, урамда күрешсәк, минем янга килеп, кочаклап-үбеп алырга да мөмкин ул. «Беркайчан да моннан оялма, бу – хөрмәт билгесе», – дип өйрәткән идем. Ана кешегә рәхәт бит!

Ралина ханым әйтүенчә, хатын-кызлар үзләре теләп баш булырга омтылмый. «Күп ирләр ялкау бит. Эшләргә тырышмыйлар. Аларга барысы да әзергә бәзер кирәк. Күбесенең бар эше – телефон тотып, диванда яту. Гаиләгә, хатыннарга игътибар бетә. Шуннан соң хатын-кыз идарәне үз кулына ала инде. Мин дә иптәшем барда аннан өмет иттем бит. Ә тормышны алып бару миңа калды. Мактану түгел, ким-хур булмаска, бөгелеп төшмәскә этәргеч булды ул», – ди ул.

 

Абруй югалмады, табигате үзгәрде

Тарихка күз салсак, электән үк ир-атка үз дәрәҗәсен югары тотарга дин ярдәм иткән, хөрмәтле, төп кеше, тормыш дигән фәнне өйрәтүче булып ата саналган. Бәлки, «Ир-ат нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавапны диннән эзләргә кирәктер? «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт Хаҗиев фикерен белештек.

– Ир баланы 4–5 яшьтә әни кешенең кирәгеннән артык кайгыртучанлыгыннан аерырга кирәк. Әниләр – нечкә күңелле кешеләр. Ир баланы «моны эшләмә», «таудан шума», «комлыкта уйнама» дип кисәтеп, һәр гамәле өчен куркып тора. Артык кайгыртучанлыктан нарасый анасының итәк астына керә дә, җебегәнрәк, үз фикерен әйтә алмаслык булып үсәргә мөмкин. Ир бала әтисенең яхшы гамәлләре үрнәгендә, аның кулы астында үсәргә тиеш, – ди хәзрәт.

 

«Ир-ат йә бәһасез, йә бер тиенгә тормый»

Малай-шалайдан ничек чын ир-ат тәрбияләргә? Буй җиткән егеткә күпчелекне хатын-кызлар тәшкил иткән җәмгыятьтә табигать биргән ирлек сыйфатларын ничек югалтмаска? Бу һәм башка сорауларга практик психолог Марсель Сүлтиев ачыклык кертте.

– Марсель Рафаилович, психологик күзлектән караганда, чын ир-атны үстереп буламы?

– Беренчедән, иң элек, теләсә кайсы ир-ат кызларны яклаучы, саклаучы һәм хөрмәт итүче икәнен белергә тиеш. Бу – бик мөһим принцип. Димәк, әни кеше үзен баласы сакларга, якларга әзер булган хатын-кыз дәрәҗәсендә, лаеклы итеп тотарга тиеш. Әни баласына кычкыра, суга, кыйный икән, ир балада курку уяна. Психологик яктан ул үзен теләсә кайсы хатын-кыз алдында көчсез итеп тоячак. Шул рәвешле күп кенә ир-атлар эчүгә сабыша, гаилә кормас була. Гаиләсе булса да, алар еш кына таркала. Ир-ат хатын-кыз тарафыннан үзенең шәхси чикләре бозылганын сизә икән, дөньяда ул бернигә дә яраксыз булуын аңлый, шуннан җәфалана башлый. Болай булырга тиеш түгел. Ир-ат белән төгәл итеп сөйләшә белергә кирәк.

Балаларны үбәргә ярамый, диләр. Ялган бу! Әгәр сез балагызны үбәсез, башкалар белән чагыштырмыйсыз, мыскылламыйсыз, борчу-мәшәкатьләр белән шантажламыйсыз икән, ир-ат көчле дә була, ярату да тоеп үсә. Әниләргә шуны аңларга кирәк: баласын мыскыллау-түбәнсетү белән тәрбияләү дөрес булмас.

– Хатын-кызлар даирәсе бик киң бит. Ир-ат табигать биргән сыйфатларын югалтмасын өчен нишләргә?

– Бу бары тик бер генә проблема аркасында килеп чыга: өйдә гаилә башлыгына карата тискәре караш күп. Әти начар, әти эчкече, аңа бәйле негатив сүзләр еш ишетелә… Нигә болай? Ә ник ир-ат эчә? Тамырына карасаң, шуны аңларга була: ир-ат эчүгә гаиләсендә ихтирам-ярату тоймаганнан сабыша.  Мәхәббәттә негатив хисләр юк. Ир-ат үзен яратмаганнарын тоя икән, ул бу мәхәббәтне читтән эзли башлый. Аны башка гаиләдә табарга мөмкин.

– Сер түгел, күп кенә гаиләләрдә ир баланы аналар ялгызы гына тәрбияли. Ата тәрбиясе күрмәгән малайлар киләчәктә «мәми авыз» булып үсмәсен өчен нишләргә?

– Күп кенә аналар аерылуның сәбәпләре турында уйланмый. Еш кына гүзәл затлардан: «Сез улыгызга үзегез кебек хатын теләр идегезме?» – дип сораганым бар. Уңай җавап ишеткән булмады әле. Димәк, һәркем үзенең нинди икәнен белә, ире белән ничек идарә иткәненә төшенә. Кешенең ата-анасына үпкә-рәнҗеше бар икән, ул үчен иреннән яки хатыныннан алачак. Әгәр иренә яки хатынына бар икән, агрессия сабыйга күчәчәк.

Мондый әниләргә шуны аңларга кирәк: балалар – мөстәкыйль затлар. Аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Ялгызы гына бала үстергән аналарга мин: «Сез бит мәңгелеккә килмәгән. Кайчан да булса бу дөньядан китәргә туры килер. Балагызны үзегезгә бәйле итсәгез, сездән куркып торырлык итеп тәрбияләсәгез, сездән соң да ул шулай куркып торырлык хатын-кыз табачак», – дим. Балага ташлап киткән атасы турында начар сөйләргә ярамый. Үскәч, үзе нәтиҗә ясар.

–  Инкыйлаб чоры ир-атны да, хатын-кызны да хокукый яктан берникадәр тигезләде. Ир-атларның җәмгыятьтәге дәрәҗәсе төшү шуннан башланмадымы икән соң?

– Юк, аннан гына түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 1948 елгы трактатын укып карасагыз, барысын да аңларсыз. Хатын-кыз ир-атны күралмас дәрәҗәгә җитсен, үзен өстенрәк куйсын өчен эшләнгән бу. Соңрак хатын-кызлар манифесты – феминизм барлыкка килә. Анда язылган сүзләрне китереп тору да куркыныч. «Әгъзасыннан кала берни белән дә мактана алмый», «тизәк белән бер» дигән сүзләр бар анда ир-атлар турында.

Еш кына ир-атның хатын-кызны яклаучы икәнен онытабыз. Һәм ул бары тик үзенә зыян салмаган гүзәл затны яклаячак.

Шунысын аңлагыз: мин ир-ат иң яхшысы димим. Хатын-кызлардан да гүзәл зат юк! Бу хакта барлык диннәрдә дә, тарихи чыганакларда да әйтелә. Ислам динендә, хатын-кыз 44 кг 928 г алтынга тиң диелә. Менә син дә шул кадәр алтынга тиң, димәк! Ир-ат турында мондый сүз юк. Мантыйк буенча, йә алар – бәһасез, йә бернигә дә тормый дигән сүз бит инде бу.

 

19 ноябрь – Халыкара ирләр көне

 Бу көннең максаты – ир-атларның җенес ягыннан кимсетелүенә, гаиләдә һәм бала тәрбияләүдә роленә, аларның сәламәтлеген саклауга, эмоциональ, физик, социаль иминлегенә игътибар җәлеп итү. Шул уңайдан малайлар – асыл ир-егет булып җитешсен, ә ир-атлар табигать биргән егетлек сыйфатларын югалтмасын иде дигән теләктә калабыз.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү