Ришвәтчелек кыйммәткә төшә

Социаль челтәрләр – халык белән элемтәдә тору өчен дә, ришвәтчелек очракларын кисәтү өчен дә менә дигән мәйданчык. Ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләренә багышланган матбугат очрашуына килгән белгечләр беравыздан әнә шул фикерне кабатлады. Республиканың күп кенә районнары шушы заманча мөмкинлекне күптән эшкә җиккән инде.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповның эш иртәсе социаль челтәрләрне тикшереп чыгудан башлана икән. «Яңа көннең 20 минутын шушы социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне өйрәнүдән башлыйм. Араларында турыдан-туры безнең җаваплылыкка караганнары очраса, ул сорауны шундук игътибар үзәгенә алабыз. Хәл итәргә тырышабыз», – ди район башлыгы. Түбән Кама башлыгы Рамил Муллин яңа вазыйфага билгеләнүенең өченче көнендә үк «ВКонтакте», «Фейсбук», «Инстаграм» кебек иң популяр челтәрләрдә шәхси аккаунтын булдырган.

– Алар аша безгә халыктан бик күп сораулар килде. Бу бик уңайлы. Кешенең район башлыгы янына килеп, аның белән күзгә-күз карап сөйләшергә мөмкинлеге, вакыты булмаска мөмкин. Ә монда ул үзен борчыган сорауны язып калдыра ала. Халыктан килгән сорауларга җавап биреп, аларны җаваплы кешеләр адресына юллаганыңны күргәч, алар да синең ачык булуыңны белә. Район башлыгы үзе дә ниндидер кагыйдә бозу очраклары барлыгын, теге яки бу юнәлештә барысының да тиешле дәрәҗәдә эшләнәме-юкмы икәнлеген абайлап бетермәскә мөмкин. Без ачык һәм гадел булырга тиеш. Еш кына күпләр сорауны йомып калдырырга тырыша. Әйтик, теге яки бу эшне башкарырга матди мөмкинлекләр юк икән, аны ничек бар шулай – әлегә акча юк шул дип турыдан-туры җавап бирергә кирәк», – ди район башлыгы.

Барлык җитәкчеләр дә шул фикердә торса ярый да бит. Агымдагы ел башыннан бирле дәүләт хезмәтендәге һәм муниципаль хезмәттәге дүрт кеше, ышанычны югалту сәбәпле, эштән алынган инде. Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, эшсез калган дүрт дәүләт хезмәткәренең икесе – Чистай һәм Теләче районнарыннан. Алар керемнәре турында мәгълүмат тапшырудан баш тартканнары өчен вазыйфаларыннан азат ителгән. Шундый ук язмышка дучар ителгән Түбән Кама депутаты керемнәре турындагы белешмәдә эшмәкәрлек эшчәлегеннән алган 300 мең сумлык табышын күрсәтмәгән, йөк машинасын сатуын да яшереп калдырган. Вазыйфасыннан азат ителгән Яшел Үзән районы депутаты депозит счетлардан процент рәвешендә алынган 270 мең сумнан артык табышын яшереп калдырган булган.

Агымдагы елның 9 аенда республиканың җирле үзидарә органнарында ришвәтчелеккә каршы законнар өлкәсендә 254 закон бозу очрагы ачыкланган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк.

– Быел дәүләт һәм муниципалитет хезмәткәрләре арасында 280нән артык тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 254 закон бозу очрагы ачыкланды, 242 кеше җавапка тартылды. Моннан бер ел элек мин үткәрелгән барлык тикшерүләрнең 85–88 процентының кешеләрне җавапка тарту белән тәмамлануы турында сөйләгән идем. Быел исә аларның 95 проценты билгеле бер нәтиҗәләр китерә дип әйтергә мөмкин, – диде Салават Рәхимов журналистлар белән очрашуда.

Ни өчен авыл җирлеге башлыкларын ришвәтчелектә ешрак гаеплиләр? Матбугат очрашуына җыелган белгечләр шушы сорауга да ачыклык кертергә тырышты. Авыл җирендә күпләр – бер-берсенең туганы, бу күренешнең төп сәбәбе әнә шунда, ди белгечләр. «Ни кызганыч, авыл җирлекләрендә еш кына кар түгү, төзекләндерү буенча килешүләр төзегәндә, мәнфәгатьләр каршылыгы күзәтелә. Кагыйдә буларак, монда авыл җирлеге башлыгының да бик күп туганнары яши. Шуңа күрә урамнарны кардан чистарту өчен килешү дә еш кына башлыкның берәр туганы белән төзелгән була», – дип ачыклык кертте «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең юридик идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Столяров.

Матбугат очрашуында белгечләр ришвәтчелеккә каршы актив эшчәнлек алып барган районнарны да атады. Бу исемлеккә Казан шәһәре, Мамадыш, Кайбыч, Ютазы районнары кергән. Арча, Актаныш, Әлки, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Нурлат, Мөслим, Тукай һәм Чирмешән районнары исә бу юнәлештә – артта калучылар рәтендә.

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү