Киләсе елда “Пушкин картасы”на 5000 сум салачаклар

14тән 22 яшькә кадәрге егет-кызлар бу акчаны мәдәни чараларга тота.

Россия Президенты тәкъдим иткән “Пушкин картасы” киләсе елда да булачак. Исегезгә төшерәбез: ул яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру максатында гамәлгә кертелде.
“Пушкин картасы”н алучы 14-22 яшьтәге егет-кызлар быел 1 сентябрьдән дәүләт хисабына музейларга, театр һәм башка мәдәни учакларга йөри башлады. Картага барлыгы 3000 сум салынган. Киләсе елда аны инде 5000 сумга җиткерү күздә тотыла.
“Пушкин картасы”н алу өчен “Госуслуги.Культура” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Виртуаль карта бу. Әмма аны “Почта Банк” бүлегендә пластик картага әйләндерү мөмкинлеге дә бар. Мәдәни чараларга билетларны “Госуслуги.Культура” кушымтасында һәм “Культура.РФ” порталында сатып алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта илебездә 13 миллион егет-кыз әлеге картадан файдалана ала. Программаны оештыручылар – Россия Мәдәният, Цифрлы үсеш министрлыклары, “Почта Банк” акционерлык җәмгыяте һәм Mail.ru Group.
Моңа кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, “Пушкин картасы” республикада яшьләргә 725 мәдәни чарада булу мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү