Татарстанда метанол эчеп агуланган 13 яшүсмернең берсе вафат булган

Казанның Салмачи бистәсендәге бәйрәмдә метанол эчеп агуланган 13 яшь егет һәм кызның берсе вафат булган. 20 яшьлек Настя Прокудинаның хәле баштан ук иң авыры иде. Ул табибларга беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән һәм бик нык күңеле болгануга, сөйләшә алмавына, кулын көзән җыеруына зарланган. Соңрак кыз комага киткән.

– Кызганычка, табибларның тырышуына карамастан, бер кызны коткарып калып булмады. Табиблар көне-төне шушы авыру янында булды, чын мәгънәсендә аның гомерен саклап калу өчен көрәште, – дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

20 яшьлек студент кызның балалар табибы булырга җыенуы билгеле. Әлегә калган зыян күрүчеләрнең хәле тоткырлык дип бәяли табиблар.


2 фикер

  1. Балалар врачы булырга ж,ыенган кеше эчемлек эчмэсэ ярамый идеме, я Аллам???

  2. Эй балам! Эти эниенэ сабырлык бирсен аллам, узеннен урынын жэннэт турендэ булсын

Җавап Отменить ответ