«Медотвод» белешмәсе белән җәмәгать транспортында гына йөреп булачак

Коронавируска каршы прививка ясарга ярамаганлыкны раслаучы белешмә (медотвод) җәмәгать транспортында гына гамәлдә булачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда шундый яңалык җиткерде. Шул рәвешле әлеге белешмә белән сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать туклану урыннарына да керергә хыялланган күпләрнең өметләре акланмады.

Билгеле булганча, дүшәмбедән Татарстанда җәмәгать транспортына  QR-коды булган кешеләрне генә утыртачаклар. «Җәмәгать транспорты күп кенә татарстанлылар өчен төп хәрәкәтләнү чарасы булып тора. Шуңа күрә анда кулында ковидка каршы прививка ясатырга ярамаганлыкны раслаучы белешмәсе (медотвод) булган кешеләр дә йөри алачак. Әмма андыйлар коронавирус йоктыру куркынычы янаган кешеләр төркеменә керә. Шуңа күрә алар сәүдә үзәкләренә, кафеларга керә алмаячак», – дип ачыклык кертте Авдонина матбугат очрашуында. Аңлашылганча, транспортсыз булмый. Ә менә сәүдә үзәкләре, кафе өммәтендәге урыннарга бармый торсаң да була.

Аның сүзләрен Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков дә җөпләде. Белгеч фикеренчә, медотводны коронавируска каршы прививка ясатудан котылу чарасы итеп кабул итәргә кирәкми.

– Прививка ясатырга ярамаганлыкны раслаучы белешмә (медотвод) – вакцина кадаткан очракта, аның файдасы азрак булырга мөмкин дигәнне генә аңлата. Кызганыч, бүген күпләр аны прививка ясатмас өчен сәбәп итеп кулланырга тырыша. «Миндә хроник гайморит, шуңа күрә миңа медотвод кирәк», – диләр. Ләкин бу ковидка каршы прививка ясатмау өчен сәбәп була алмый, – ди Владимир Жаворонков. Билгеле булганча, мондый белешмәне алу өчен үзегез беркетелгән хастаханәдәге терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге документ кискен вируслы авырулар вакытында, хроник чирләр башка калкыткан чорда вакытлыча бирелә. Медотводка мохтаҗлыгы расланган кешегә QR-код бирелә.

Берәүләр бу белешмәне кулга төшерү ягын кайгыртканда, чир котыра тора. Соңгы бер тәүлек эчендә генә дә Татарстанда коронавирус йоктыруның 267 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле республикада әлеге чиргә бирешүчеләр саны 35 меңнән арткан. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан 1,1 мең кешенең гомере өзелгән. Алар арасында 17 медицина хезмәткәре белән 6 йөкле хатын-кыз да бар.

Бер тәүлек эчендә 19342 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. Гомуми саннарга килгәндә, республика күләмендә барлыгы 1897255 кеше ковидка каршы вакцина ясаткан. Роспотребнадзор идарәсе уздырган тикшерү барышында республикадагы күп кенә объектларда мәҗбүри вакцинация таләпләренең үтәлмәве ачыкланган. «Хәзерге вакытта барлыгы 141 объект тикшерелде. Аларның 16сында, ягъни 11 процентында кагыйдә бозу очраклары теркәлде. Аларның хуҗаларына административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде», – диде Любовь Авдонина.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү