Дару эзләп… багучыга?!

Коронавирус дигән зәхмәт табибларның гына түгел, могҗиза белән эш итүче им-томчы, күрәзәчеләрнең дә эшен арттырган. Соңгы арада Россиядә багучыга йөрүчеләр саны артып киткән. Ник дигәндә, бу белгечләрнең күбесе хәзер коронавирустан дәваларга, чиргә каршы саклагыч куярга вәгъдә итә башлаган.

Багучы да – интернетта

Мәскәүдә яшәүче 42 яшьлек Ирина исемле хатын күптән түгел бер багучы өстеннән гариза язган. Күрәзәче аңа коронавирустан саклагыч куярга вәгъдә иткән. Чәч төпләренә көл сибү, шифалы су эчерү, ниндидер сәер сүзләр кабатлаудан гыйбарәт булган алты сеанс өчен Ирина ярты миллион сумга якын акчасын чыгарып салган. Ковидтан бер-бер артлы әнисен, апасын югалткан хатын аны йоктырудан шул дәрәҗәдә курыккан, күрәсең. Әмма багучыда сеанслар тәмамланып, бер атна узуга коронавирус белән хастаханәгә эләккән. Шуннан күзләре «ачылган» хатын алдануы хакында полициягә хәбәр иткән.

Хәтерләсәгез, әле күптән түгел генә хокук сакчылары Уфадагы бер им-томчыны тикшергән иде. Лада исемле хатын ковидка каршы махсус пистолет ярдәмендә, кешегә кычытканнан ясалган пулялар атып, «блок» куеп йөргән. Бу ярдәме өчен 6 мең сум акча сораган ул. Соңгы арада кибет киштәләрендә «КоронаСтоп» дип аталган, үләннәрдән торган бәлзәм дә күренә башлады.

Курыкканга куш күренә дигәндәй, атлаган саен ковид дигән зәхмәттән өркеп яшәгән көннәрдә «коронавирустан коткарам», «чирдән сакланырга ярдәм итәм» ише игъланнар әллә каян күзгә ташлана икән ул. Интернетта «коронавирустан коткарам» дип язган дистәләрчә багучының игъланы чыкты. Белгечләр тырыша-тырыша коронавируска каршы дару эзләгәндә, багучылар инде бу чирне җиңү ысулларын әллә кайчан тапкан икән инде ләбаса.

Игъланнардан аңлашылганча, берәүләр ковидтан шифалы төнәтмә ясап бирергә вәгъдә итсә, икенчеләре фото буенча яки телефон аша гына кешене чирдән дәваларга, ковидка каршы саклагыч куярга вәгъдә итә. Артык вакланып тормыйча, игъланда турыдан-туры үзенең «Инстаграм», «Тик-ток»тагы сәхифәсенә сылтама куючылар да бар. Күрәзәчеләрнең онлайн рәвештә эшләүгә күчүенә гаҗәпләнерлек түгел анысы. Чир котырган чорда болай эшләү куркынычсызрак бит. Ул-бу була калса, интернет аша эш итүчеләрне җаваплылыкка тарту кыен икәнлеге дә көн кебек ачык. «Тик-ток»та #гадалка хештегы белән урнаштырылган роликлар бүген 600 меңнән артык карау җыя. Кайбер онлайн багучыларның язылучылары 300 меңгә кадәр җитә.

ДНКны да “үзгәртә”

Игъланнарны җентекләп өйрәнеп чыккач, берничә күрәзәчегә үзебез дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карарга булдык. Иң беренче игълан буенча шалтыраткач, трубканы корырак кына тавышлы ханым алды. Коронавируска каршы саклагыч куйдырырга теләвемне әйткәч, исемемне, әтиемнең исемен, яшемне сорады да, «Ватсап»ка фотомны җибәрергә кушты. Организмым ни дәрәҗәдә көчле, ковидка каршы саклагыч куярга кирәкме-юкмы – башта шуны тикшерәсе икән, янәсе. Күп тә үтмәде, шул ук «Ватсап» аша кире үзе шалтыратты. Ни гаҗәп, инде күп еллардан бирле борчыган бер чиремне күргән. Нәселдәге авыруларны да атады. Яшермим, шушы сүзләрдән соң бераз ышаныч ук барлыкка килә башлады моңа.

Шунда ук: «Сезнең кебек фәлән авыруы булган кешеләрне ковид ешрак ега. Шуңа күрә һичшиксез саклагыч куярга кирәк», – дип куркытып та куйды. Саклагыч дигәнең бер тапкырдан гына куелмый икән. Моның өчен 4–5 сеанс кирәк булачак, янәсе. Бер сеанс – 500 сум. Сеанс көнне бу миңа видеодан шалтыратып, минем күз алдында каршындагы фотома нәрсәләрдер укыячак, сибәчәк икән. Мин исә шул вакытта ул өйрәтеп куйган сүзләрне кабатлап торырга тиеш булам. Шул рәвешле юклы-барлы бер атнадан миңа ковид дигәнең бер грамм да куркыныч булмаячак, янәсе. Маскасы да, прививкасы да кирәкми. Саклагыч куелган бит! Уйлап бетергәч, элемтәгә керергә вәгъдә биреп, саубуллаштым.

«Инстаграм»дагы сторизларның берсендә «Ярты сәгать эчендә коронавируска каршы торырга өйрәнәбез» дигән игълан күзгә чалынды. Анастасия исемле багучының аккаунтында узачак бушлай туры эфирның темасы икән бу. Күрсәтелгән вакыт җиткәч, туры эфирны карый башладым. Коронавирус белән магиянең бәйләнеше турында ярты сәгать буш сүз сөйләгәч, туры эфирда катнашкан һәркемгә коронавирустан индивидуаль саклагыч куярга тәкъдим итте бу. 990 сум акчаңны түләсәң, күрәзәче синең белән элемтәгә керә дә, чиргә каршы торырлык итеп, онлайн рәвештә ДНКны “үзгәртә” икән. Туры эфирны караган 1,5 мең кеше арасында бу мөмкинлектән файдаланып калырга теләүчеләр шактый булып чыкты.

Күпләргә Казанның Фучик урамында кабул итүче буларак билгеле Марина исемле багучы да онлайн рәвештә эшләүгә күчкән булып чыкты. Ул гына да түгел, ковидтан дәвалый башлаган. «Гаиләләре белән ярдәм сорап килүчеләр бар. Ун көн дигәндә аякка бастырам», – дип шаккатырды Марина. Нинди алымнар ярдәмендә чирдән дәвалавын гына сер итеп калдырды. Һәркемгә индивидуаль ысул куллануын гына өздереп әйтә алды. Бу ярдәме өчен, коронавирусның ни дәрәҗәдә җитди булуына карап, 1–2 мең сум акча ала икән. Гаиләләре белән килгән кешеләргә ташлама  ясыйм, ди.

Курку йөртә

Яшерен-батырын түгел, багучы бусагасын, гадәттә, хатын-кызлар таптый. Соңгы тапкыр уздырылган илкүләм сораштыруда гүзәл затларның 30 проценты даими рәвештә багучыларга йөрүен әйткән. Күрәзәчеләрдән ковидтан коткаруын сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең дә күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә икән. Һәрхәлдә, без элемтәгә кергән багучыларның күбесе шулай дип белдерде. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла соң? «Жасмин» психология үзәге белгече Наилә Бәширова сүзләренә караганда, бу хатын-кызның табигате белән бәйле. «Ир-ат табигате буенча – табучы. Хатын-кыз исә бу дөньяга тормыш бүләк итә һәм гомер буе шушы тормышны саклау, яклау ягын кайгырта. Шуңа күрә гүзәл затларның авыр вакытларда им-томчы, күрәзәчеләр янында могҗиза эзләвенә аптырый торган түгел», – ди психолог.

Белгеч сүзләренә караганда, багучы ярдәмендә коронавируска каршы торырга тырышучыларның күбәеп китүе җәмгыятьтәге киеренкелек көчәю белән дә бәйле. «Баштарак коронавирус турында бөтен белгечләр дә бер үк сүзне сөйли иде. Әмма соңгы арада ковидка кагылышлы бер-берсенә шактый каршы килгән мәгълүматлар пәйда булды. Кеше аларның кайсына ышанырга белми. Мондый билгесезлек, курку хөкем сөргән шартларда кеше, гадәттә, күрәзәче, багучыларга йөри башлый да инде. Күрәзәчегә мөрәҗәгать иткән кеше еш кына үз тормышы өчен җаваплылыкны башка кеше җилкәсенә аударырга тырыша», – ди Наилә Бәширова.

Табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Равия Сальманова бу күренешнең тагын бер куркыныч ягын атый.

– Багучы юлын таптаган кеше иллюзиядә яши. Чынлыкта коронавируска каршы көрәштә бернинди магия дә, күрәзәче дә булыша алмый. Чирне медицина алымнары белән җиңү дә таманга гына килә әле. Юк-бар сүзгә ышанып йөргән кеше, миңа берни дә янамый, дип тынычланып, битлектән йөрү, дистанция саклау, кулларны-битләрне чиста йөртү кебек гади генә саклану кагыйдәләрен дә үтәмәскә мөмкин. Үпкәләрендә үзгәрешләр башланган булса, багучыда «дәваланып» йөргән кеше алтынга тиң вакытын югалтачак. Ник дигәндә, үпкәләр бик тиз зарарлана. Кеше үз хәленең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңышканда бик соң булуы  мөмкин, – ди белгеч. Ал күзлек киеп  чирне җиңеп булмый шул. Коронавирусны бигрәк тә.

 Артур Галәветдинов, юрист:

– Әлегә Россиядә күрәзәчеләрнең эшчәнлеген контрольдә тотучы махсус закон юк. Ләкин бу кырыкалдарларны берничек тә хөкемгә тартып булмый дигән сүз түгел. Аларны «Кулланучылар хокукларын яклау» законы, «Вак урлау», «Мошенниклык» маддәләре буенча җаваплылыкка тартырга мөмкин. Алар буенча җәза берничә мең сум штрафтан башлап 10 елга иректән мәхрүм ителүгә кадәр үк җитәргә мөмкин. Багучыны җаваплылыкка тарту җайлырак булсын өчен, аның белән булган барлык сөйләшүләрне диктофонга яздырып барырга кирәк. Полициягә мөрәҗәгать иткәндә, дәлил буларак, багучы белән язышуыгызны раслаган скриншотны, аның социаль челтәрдәге аккаунтын, телефон номерын, аңа онлайн рәвештә акча күчергән булсагыз, чегын да күрсәтә аласыз.

 

Сан

Россия халкы ел саен багучыларга 30 миллиард сум акча сарыф итә икән. Россия Фәннәр академиясенең социология институты мәгълүматларына караганда, ил халкының 62 проценты им-томчы, багучыларның эшчәнлеген хуплый.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү