«Эш урыны бар, түләү юк дәрәҗәсендә»: ни өчен авыллардан шәһәргә китәләр?

Танылган бер татар журналисты күптән түгел генә «Фейсбук»та «Ни өчен авылларда эш урыны булдырылмый?» дигән мәсьәләне күтәреп чыкты. Фикерләре дөрес аның. Чынлап та, бүген бит Казан тирәсе районнарыннан иртә таңнан халык Казанга эшкә агыла. Шәһәргә кергәндә, пик сәгатенә туры килсәң, озак вакытлар «бөке»дә утырырга туры килә. Авылда эш урыннары булса, кешеләр алай мәшәкатьләнмәс иде.

Таң атар-атмастан, йокылы күзеңне ачып, 100–150 километрлы юлга чыгып китү бер дә рәхәт нәрсә түгел бит. Автор тагын бер мәсьәләне дөрес күтәрә: кешесез авылларда социаль объектлар төзү өчен байтак акча тотыла. Димәк, авылга акча бүленми түгел, тиешле юнәлештә генә бүленми. Мантыйк болай формалаша: башта эш урыннары булдырып, кешеләрне, бигрәк тә яшьләрне авылда яшәтеп калдырасың, аннан, кеше саны арта башлагач, социаль объектларны төзү яисә яңарту проблемасын хәл итсәң дә ярый. Социаль объектлар белән җитештерү цехларын бергә үстерсәң, тагын да отышлырак булыр төсле. Теориядә болар барысы да шулай һәм дөрес, әмма тормыш тәҗрибәсе бераз башкачарак нәтиҗәләр күрсәтә.

Иң беренче, «Авылда эш урыннарын кем булдырырга тиеш?» дигән сорау кабыргасы белән килеп баса. Дәүләтме? Әйе, безнең беркатлы фикерләвебез хөкүмәт агайдан инвестицияләр көтә. Бюджеттан акча бүлеп, сөт эшкәртү заводы, ит эшкәртү цехы, кондитер әйберләре җитештерү предприятиеләре ачып кую бик катлаулы эш булмаска тиеш кебек бит инде ул. Әмма ул цехларның һәм заводларның берсе дә эшләп китә алмаячак. Дәүләт предприятиесе – потенциал банкрот ул. Аның башында котылгысыз рәвештә инициативасыз чиновниклар утырачак һәм аларның бар иҗади сәләте хөкүмәт биргән акчаны ничек итеп булса да үз файдасына тотып бетерүгә сарыф ителәчәк. Үз-үзен акламаган һәм бөлгән предприятиене хөкүмәт субсидиясе белән күпме асрап була? Мең предприятиегә бер эшмәкәрлек куәте булган идарәче табып булыр да бәлки, әмма ул гына гомуми вазгыятьне үзгәртә алмаячак. Бар ул безнең Татарстанда яхшы җитәкче кулы астында уңышлы эшләп килгән колхозлар. Әмма килешик: күп түгел. Аларда җитештерүчәнлек, яңа технологияләр, хезмәт хаклары да чагыштырмача ярыйсы гына. Шулар үрнәгендә башка авылларда да элекке колхозларны тергезеп кенә җибәрәсе кебек, әмма барып чыкмый. Административ ысул белән уңышлы эшли торган предприятие булдыру – күпчелек очракта буш хыял ул.

Димәк, әйдәгез бергәләп нәтиҗә ясыйбыз: авылда эш урыннары булсын өчен, инициативалы хосусый эшмәкәрләр, заманча әйтсәк, инвесторлар кирәк. Юк, теге югарыдан билгеләп куелган инвестор турында сүз бармый. Үз теләге белән авылга килеп, эш урыннары булдырырга һәм табыш алырга атлыгып торган шәхесләрнең пәйда булуын көтәргә туры килә. Алар тусын һәм үсеп җитсен өчен, авылда җитештерү мәйданы ачучыларга өстенлекләр бирергә кирәк, әлбәттә. Сүз азык-төлек җитештерү хакында гына бармый, югары технологияле продуктлар тудыручы эш урыннары да ясап булырга тиештер бит инде. Кытайда бар андый авыллар: продукцияне бөтен дөньяга саталар һәм ярыйсы гына яшиләр дә. Совет чорында бездә дә бар иде авылларда сәнәгать предприятиеләре: азык-төлек комбинатлары, «промкомбинат» дип аталган вак-төяк товар җитештерүче цехлар, ательелар… 1992 ел килеп җитү белән алар бик тиз аякларын сузды. Бездән 7 генә километр ераклыкта Яңа Кенәр яшелчә киптерү заводы 2010 елгы корылыкка кадәр тырмаша-тартыша яшәде дә, чимал – бәрәңге булмау сәбәпле, ишекләрен япты.

Хәер, бер алар гынамы, зур-зур трактор заводлары, авиация заводлары, автомобиль заводлары шәһәрләрдә хәрабәгә әйләнде. Илдә сәнәгать товарлары җитештерү икътисади яктан файдасыз була башлады. Әйе, аларны дөрес булмаган салым сәясәте дә харап итте, приватизацияне «прихватизация»гә әйләндерү дә тамырларына балта чапты, әмма тагын бер нәрсә юкка чыгарды совет чоры сәнәгатен: заводлар эш урыны кирәк булганга күрә генә тотылалар иде. Технологик яктан артта калганга күрә, алар көндәшлеккә сәләтсез булып чыкты. Артталыкның сәбәбе – дәүләт предприятиесе булуда. Авылларда эш урыннары булдыру идеясен байрак итеп күтәреп, хөкүмәт акчасына җитештерү мәйданнары корып куйсак, без тагын шул тырмага басачакбыз: сыйфатсыз товар җитештерүчеләр тудырачакбыз һәм алар тиз бөләчәкләр.

Хосусый инвесторның үз теләге белән авылга килеп тамыр җибәрүе безне коткарачакмы? Әйтик, өстенлекләр тудырсак, ферма төзегән өчен бүлеп биргән кебек кайтарып бирелми торган акчалар бирсәк… Менә монда да барысы да ал да гөл булмаячак әле. Әйдәгез, тормыштан бер мисал карыйбыз. Яндексның элекке хезмәткәре Алексей Конышев дигән бер егет, моннан җиде-сигез ел элек «программачылар авылы» төзим дип, бөтен Россиягә шаулады. Шаулап кына калмады, авылда 17 гектар җир сатып алып, төзеп тә куйды ул аны. Бераздан аның янына айтишниклар килеп төпләнә башлады, җәй көне балаларны программалаштыруга өйрәтә торган мәктәп тә барлыкка килде, конференцияләр үткәрелә торган мәйдан да пәйда булды, авыл (бистә) ут-су, интернет белән тәэмин ителде. Болар өчен креатив инвестор тагын 11 миллион сум үз акчасын тотты, диделәр. Менә бит авылда эш урыннары булдыруның идеаль үрнәге. Әмма хәзерге көндә анда эшләр бик үк шәптән түгел, диләр. Айтишниклар инвестор белән тирән конфликтта. Хуҗа авылда эшлим дип килгән егетләрнең өйләреннән интернетны өздергән, суны бикләгән, хәтта буага бару юлына шлагбаум куйган. Хосусый инвесторның да комсызлык һәм нәфес дигән нәрсәләре эшне кирегә өстери башлаган. Шулай булгач, авылда эш урыннары булдыру дигән идея – шәп һәм дөрес идея ул, әмма чынбарлыкта аны тормышка ашыру бик кыен.

Әле төп проблеманы атамадым. Әйтик, гади авыл егете һәм кызына (аерым сәләтләргә ия булмаган дип әйтик инде) шәһәргә китмичә, авылда эшли торган мәйдан булдырсак (сыер саву яки җирдә эшләү түгел), итне һәм сөтне кем җитештерә? Яңа эш урыны гөрләп китсен өчен, анда яхшы эш шартлары һәм әйбәт үк түләү булырга тиеш. Шулай булмаса, кешеләр тагын шәһәргә кыяклый башлаячак. Теге урыннар буш торачак. Ә инде түләүле һәм комфортлы эш урыны булдырсак, беркем дә, таңнан торып, фермага эшкә бармаячак. Шул яңа урынга омтылачак барысы да. Менә монда инде ниндидер яңа предприятие корып куйганчы, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүне өстен шартларга куярга туры киләчәк: хезмәт хакы шәһәрдәгедән югары, эш урыны һәм шартлары комфортлы. Менә соңгысына хәзерге технологияләр мөмкинлек бирә инде. Эш ул технологик эш урыннары булдыру өчен кирәкле акчага гына килеп терәлә. Аек акыл белән караганда, азык-төлек продуктларын җитештерү һәрвакытта да рентабельле булырга тиеш, чөнки аларны һәркем куллана. Ихтыяҗ зур. Әмма хәзерге финанс һәм икътисад системасында без киресен күрәбез.

Иртән рульгә утырып, авылдан шәһәргә юнәлүчеләр арасында тәҗрибәле агрономнар, тракторчылар, слесарьлар, тагын әллә кемнәр күп. Авылда бик кирәкле кешеләр алар барысы да. Әмма эш урыны бар, түләү юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә шәһәргә үз белгечлекләренә туры килми торган эшләр белән шөгыльләнергә юнәлә алар. Тагын бер кызык нәрсә бар бит әле: шәһәрдә песи дәвалаган ветеринар авылда сыер дәвалаган коллегасыннан берничә тапкыр күбрәк ала. Тракторчы да шулай ук. Диванда мырлап ятучы песи кадәр дә акча китерә алмаган сыер белән изалануга караганда, шәһәрдәге эшне үз күрә икән кеше, аңа ни дип әйтәсең инде.

Хәзер шәһәрдән авылга кайту тенденциясе дә көчәеп бара. Шәһәр тирәсе авылларында йортлар яңгырдан соң гөмбә калыккан кебек калка. Монысы үзе яңа проблемалар тудыра. Ләкин бу инде – бөтенләй икенче тема.

                                                 Рәшит Фәтхрахманов   


Фикер өстәү