Путин коронавирустан ревакцинация узган

Владимир Путин «Спутник Лайт» вакцинасы белән коронавирдан ревакцинация узган. Бу хакта ул Гамаль исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашуда хәбәр итте.

«Бүген сезнең киңәшләрегез буенча мин үземә тагын бер прививка ясадым — «Спутник Лайт». Бу ревакцинация дип атала», — диде президент.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, процедурадан соң ул үзен яхшы хис итә.

«Авырсызлыкка килгәндә, ике сәгать элек миңа аны ясадылар, мин берни дә сизмим. Нормаль халәт, барысы да яхшы», — дип билгеләде ул.

 


Фикер өстәү