Эзлим сине, «бабаем»! Суфия әби дүрт ел элек югалган ирен һаман да көтә

Таякка таянган, кулына төенчек күтәргән әби, җил-җил килеп, олы юлдан атлый. Туктатып, хәлен белешергә булдык. Адәм баласын юлга нәрсә чыгара? Елмаеп кына сөйләшсә дә, күңелендә шушы төенчек кадәрле борчуы бар булып чыкты. Дүрт ел элек ире – Тәлгате юкка чыккан икән. «Бабаемны табарга булышыгыз әле!» – дип үтенде ул.

81 яшьлек Суфия әби Арча районының Наратлык авылыннан булып чыкты. Акчишмә авылыннан кайтып барышы икән. «Адашып йөрмим мин, кызым. Бер йөргән юлдан җайлап кына йөрим. Күрше авылга кибеткә барган идем», – дип сөйли башлады ул. Җәяү йөрүгә исе китми аның. Азмы-күпме тән языла, саф һава сулыйм, хәрәкәтләнеп торырга кирәк, ди. Хәзергә анда башка кайгы әле. 55 ел гомер иткән ире юкка чыккан. Күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар.

Наратлык – табигать кочагына сыенган бик матур, әмма кечкенә авыл. Элек аны Арча урманчылыгы дип йөрткәннәр. Монда 33 хуҗалыкта 83 кеше яши. Шулар арасыннан 7се – пенсия яшендә. Суфия апа авылда кибетче булып эшләгән.

– Бабаем Тәлгатькә – 82 яшь. 20 майда төнге 2 нче ярты тирәсендә өйдән чыгып китте ул. Чыгып йөрмәсен дип, капкаларны да бикләп тә куйган идем югыйсә. Бакча артындагы сарай ишеген ачып чыгып китте. Якында гына – урман. 55 ел урманчы ярдәмчесе булып эшләде. «Россиянең атказанган урманчысы» дигән исеме дә бар. Күңеле урманга тарткан, күрәсең. Егылырсың, йөрмә, дип әйткәләгәндә: «Мин бит ул урманда күзне йомып та йөри алам, борчылма», – дия иде. Зиһене чуала торган гадәте бар. Төнлә чыгып, өйне таба алмыйча йөргәләгәне дә булды. Таныш-белешләр өйгә китереп тә куйгалады. Авыл халкы, укучылар да эзләп карады. Ни үзе, ни эзе юк, – дип искә ала Суфия әби. – Начар яшәмәдек. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Сагындыра бик, бик. Бергәләп чөкердәшеп чәйләр эчә, яшьлекләрне искә төшерә идек. Парлы яшәүләре бик рәхәт икән. Ялгызлык бик авыр, билгесезлектә яшәү тагын да үзәкне өзә. Тәрәзәдән карап, юксынмаган көнем юк. Болай булса, үзеңнең дә саташуың бар, билләһи. Радио тыңлап, газеталар укып, үземне юатырга тырышам. Аптырап, күрәзәчегә дә барган идек. «Өегездән ерак түгел урында йөрәге, башы авыртып егылган, өстен үләннәр каплаган инде», – диде. Күрәзәче сүзенә дә ышанып яшәп булмый. Күңел кайтыр әле дип өметләнә. Үзе кайтмаса, мәетен табып, дога кылып, җирләр идек.

Суфия апа үзен Тула татары, ди. Әти-әниләре – Арча, Балтач якларыннан. Өйләнешкәч, Тулага киткәннәр. Суфия шунда туган.

– Әти сугышка киткәндә әнигә: «Мин сине ничек эзләп табармын, авылга кайт», – дип, Арча якларына кайтарып җибәргән. Сугыштан кайткач, әти Акчишмәдә колхоз рәисе булып эшләде. Гаиләдә дүртәү идек. Ике туганыбыз сабый вакытта ук вафат булды. Төпчегебез Гомәр Дмитровград шәһәрендә яшәде, күптән түгел ул да бакыйлыкка күчте. Хәзер туганнарым калмады. Ике улым бар. Берсе, яшәргә безгә кил, дип чакыра. Тик өйне ташлап китәсе килми шул.

– Тәлгать бабай суга төшеп югалган кебек булды. Саташып та йөргәләде. Өйдә тик кенә утырып тора алмый иде. Акчишмә юлларында күргәләгәндә, өенә илтеп куя идем. Сабан туйларында атказанган урманчы, авылның хөрмәтле кешесе дип, котлап, бүләген дә биргәләдек. Игътибарсыз калмасын дип тырыштык. Күңеле була иде, – ди Арча районының Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Югалуы бик сәер булды. Яшьләрне җыеп, авыл, урман эчләреннән дә эзләдек. Наратлык авылы урман эчендә урнашкан. Әби шикләнгән бар җирне айкадык. Урман кырыендагы чүплекләр, иңкүлекләр… Коткаручылар этләр белән килгәләгән иде. Табылмагач, хәбәрсез югалучылар исемлегенә керттеләр. Алар киткәч тә, эзләүдән туктамадык. Хәзер дә чүплекләр эттерәбез, полосалар чистартабыз, юл кырыйларын чабабыз. Шул вакытта Тәлгать абый килеп чыгар кебек тоела. Юлда начар кешеләр очрамадымы икән, дип тә уйлыйсың. Җепнең очы табылмагач, Суфия апа якындагы, ерактагы күрәзәчеләргә дә йөргәләде. Багучылар, акча түләсәң, теләсә ничек юата белә. Ник йөрисез дип тә әйтеп булмый, кайтып сөйләгәнен тыңлап торабыз. Күңелендәгесен бушаткач, аңа җиңел була.

Әгәр хәбәрсез югалган Тәлгать абый Гыйльметдинов турында ишетүчеләр булса, редакциягә яки Арча районының Наратлык авылына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү