Эшләмәгән көннәр өчен субсидияне ничек алырга?

Россия Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралу аркасында вазгыять катлауланган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (алга таба – СОНКО) субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (Россия Хөкүмәтенең 07.09.2021 ел, №1513 карары. Россия Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).

Эшләмәгән көннәр өчен субсидия кемгә тиеш?

Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелергә мөмкин:

1) Оешма яисә эшмәкәр 2021 елның 10 июленә Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестрына, йә СОНКО реестрына кергән булырга тиеш;

2) Салым түләүченең 2021 елның 10 июленә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында (алга таба – ЕГРЮЛ) күрсәтелгән икътисади эшчәнлегенең төп төре, 1513 нче карарга кушымта (5 нче кушымта) итеп бирелгән исемлек нигезендә, Россия икътисадының иң зур зыян күргән тармакларына керергә тиеш;

3) оешма ябылу процессында, банкротлык процедурасында булмаска, үзенә карата ЕГРЮЛдан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәскә, ә шәхси эшмәкәр – эшчәнлеген туктатмаска, учеттан төшерелмәскә, үзенә карата ЕГРИПтан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән булырга тиеш;

4) 2021 елның 1 июленә, арттырып түләүләрне дә исәпкә алып, бурычы 3 мең сумнан артып китмәгән булырга тиеш.

 

Субсидияне исәпләү түбәндәгечә башкарыла:

– юридик затлар һәм СОНКО өчен: хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 12792 сумны 2021 елның июнендәге хезмәткәрләр санына тапкырлау юлы белән;

– хезмәткәрләргә ия булучы хосусый эшмәкәр өчен: хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) – 12792 сумны 2021 елның июнендәге хезмәткәрләр санына тапкырлап, 1 берәмлеккә арттыру юлы белән (+ИП);

– хезмәткәрләргә ия булмаган хосусый эшмәкәр өчен: субсидия  күләме хезмәткә түләүнең минималь күләменә (МРОТ) – 12792 сумга тигез.

 

Игътибар! 2021 елның июнь аендагы хезмәткәрләр саны 2021 елның беренче яртыеллыгында салым органнарына билгеләнгән вакытта  тәкъдим ителгән «Иминият взнослары буенча исәп-хисап» нигезендә билгеләнә. Әлеге субсидия бер тапкыр бирелә.

Субсидия алу гариза тапшыру тәртибендә башкарыла. Шуңа күрә субсидия алу өчен гаризаны оешманың урнашу урыны яки шәхси эшмәкәрнең теркәлү урыны буенча салым органына җибәрергә кирәк. Гариза формасы №1513 карарга 4 нче кушымтада китерелгән. Гариза ТКС буенча электрон рәвештә яки салым түләүченең – юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты аша тутырылып тапшырыла. Шулай ук аны почта аша да җибәрергә мөмкин.

Россия Салым федераль хезмәте сайтында субсидиягә гаризаны кәгазьдә язып тапшыру мөмкинлеге бирүче сервис бар. Гариза биш эш көне эчендә карала. Әгәр барлык шартлар үтәлгән икән, Россия Салым федераль  хезмәте субсидияне исәпләргә, ә Федераль казначылык  хезмәте өч эш көне эчендә аны түләргә тиеш. Бу хакта салым түләүчегә гариза нинди ысул белән тапшырылса, шул ысул белән хәбәр ителәчәк.

Салым органнары гаризаларны 2021 елның 1 ноябреннән 15 декабрьгә кадәр кабул итә. Мөрәҗәгать итүче Россия Салым федераль хезмәте сайтында махсус сервислар ярдәмендә субсидия алу өчен билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәвен мөстәкыйль тикшерергә, шулай ук гариза язып җибәрергә мөмкин. Субсидияләр түләү 2021 елның 15 ноябреннән башлана.

Коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) һәм СОНКО өчен эш көне булмаган көннәргә субсидияләр турында барлык мәгълүматлар белән «2021 елның 1 ноябреннән – COVID-19дан зыян күргән бизнес өчен яңа субсидия» дип исемләнгән биттә танышырга мөмкин. Биредә үк, салым түләүченең категориясенә карап, аны исәпләү формуласы, мөрәҗәгать итүчеләргә карата төп таләпләр, шулай ук субсидия алу тәртибе китерелгән.


Фикер өстәү