Мин белмәгән Достоевский. «Дөньяны җиңәсең килсә, башта үзеңне җиң»

Бу айда дөнья һәм Россия җәмәгатьчелеге чын мәгънәсендә бөек язучы, бөек фикер иясе Федор Достоевскийның 200 еллык юбилеен билгеләп үтә. Без яшәгән илне төрледән-төрле купшы аргументлар китереп бөеккә чыгарганда, мин һәрвакыт Россиянең бердәнбер һәм бәхәскә урын калдырмый торган бөеклеге –  аның унтугызынчы гасыр әдәбияты, шул заманның даһи язучылары, дим. Шул исәптән бөтен дөньяга билгеле титан – Достоевскийны искә алам. Аның иҗатын яхшы беләм, дип мактана алмасам да.

Заманында «Бертуган Карамазовлар»ны күп тапкыр башлап, шулкадәр ташлаганым хәтердә. Катлы-катлы озын, хәтта чуалчык тоелган җөмләләр, нечкә психология, озаклап тирәнгә төшеп казынулар. Биш-алты еллар элек, тырыша торгач, аның «Җеннәр»ен («Бесы») ерып чыктым. «Җинаять һәм җәза»дан өзекләр без укыганда мәктәп программасында бар иде. Шуның белән шул. Язуларынча, бөтен кеше кырылып китап укыган 70–80 елларда да аның романнарын үзләштерә алганнар илдә 10–15 проценттан артмаган. Чөнки Достоевский – беллетрист булудан да бигрәк, философ. Әсәрләре дә философия белән сугарылган. Сюжет аңа укучыны фәлсәфәгә, үзе тудырган нәтиҗәләргә илтүдә булышчы гына кебек. «Бертуган Карамазовлар» дигәндә, китап буенча төшерелгән фильмны карадым да тынычландым. Тик мин ул шәхеснең, әйткәнемчә, кеше күңеленең беркем төшеп җитә алмаган тирән пластларына җитеп, бәндәгә аяусыз диагноз куйганлыгын, афоризмга әйләнгән җөмләләрен беләм. Әйтәләр бит: дөньяны күпмедер аңлаганда да, бәндәгә үз-үзен аңлау авыр, диләр. Достоевский аңлаган кеше затын. Шуңа да тормыш мәгънәсенә, кешенең асылына төшенәсе килгәндә Достоевскийны укырга кушалар. ХIХ гасырда, телевидение, интернет булмаган соңрак чорларда да аны ябышып укыганнар. Ни кызганыч, «клип зиһене» («клиповое мышление») өстенлек иткән, гавам озын-озак уйланулардан ерак торган хәзерге көндә китап, бигрәк тә калын һәм дә катлаулы романнар укучылар бик сирәк. Ә бит укыган очракта без бүген аз гына башка – бераз күркәмрәк дөньяда яшәр идек.

Әмма дә ләкин бүген – катлаулы технологияләр, гаджетлар заманында да Достоевский актуальлеген югалтмый. Аның геройлары бүген дә безнең арада. Чөнки тормышның рәвеше үзгәрсә дә, эчтәлеге үзгәрми. Кешенең дә асылы элеккечә кала. Язучы бүген яшәсә, ничек булыр, нәрсә язар иде икән, дигән сорау куеп карыйк. Күп тапкыр катлауланган, эчке каршылыклар, киеренкелек арткан дөньяда язарга ризык җитәрлек булганлыктан ул, ихтимал, күбрәк язар, кеше рухының төбенә тагын да тирәнрәк төшә алыр иде кебек. Гәрчә укучылар азрак булса да. Ләкин дөнья Стивен Кинг ишеләргә мөкиббән заманда популярлык казану күпкә авыррак булыр иде аңа. Аның бәхете, даһилыгы, әлбәттә, үз гасырында яшәүдә, шунда иҗат итүдәдер.

«Матурлык кешелекне коткарачак». «Кеше хәленә керә белү – кешелек яшәешенең төп һәм бердәнбер кануны» («Сострадание есть главнейший и, может быть, единственный закон бытия всего человечества»). Күп кешегә билгеле бу ике максима бер үк нәрсә турында сөйли кебек. Инсаният яшәсен, алга атласын дигәндә, кеше күңеле матур булырга тиеш. Башкача котылу юк. Күңел матурлыгын башкача чын зыялылык дип атарга да мөмкиндер. Зыялылык коры укымышлылык, белемлелек кенә түгел. Чын зыялы ул – иң мөхтәрәм, иң күркәм сыйфатлар иясе, бары намус, вөҗдан кушканча эшләү, күңелдә үзең белән һичкайчан саекмас гаделлек хисе йөртү, башкаларны да гаделлеккә, инсафка өндәү. Ул – миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, кеше кайгысын, халык, милләт кайгысын үз, шәхси кайгың дәрәҗәсендә кабул итә белү. Шул ук вакытта башкалар фикеренә дә түзем булу. Күңел матурлыгы ул – батырлык, ким дигәндә шуңа әзер булу. Ягъни язучы әйткән: «Дөньяны җиңәсең килсә, башта үзеңне җиң», – дигән сүзләр.

Тик менә яшәү мәгънәсен шушы сыйфатларга ия булуда күрүчеләр күп түгел. Иң начары – алар артмый. Ә кимүне сиземләргә мөмкин. Нәрсә эшләргә соң? Мин укыган «Җеннәр»дә автор җиһанны революцион юл белән үзгәртеп булмауны дәлилли. Чөнки явызлык җәмгыятьтә, хәтта властьта да түгел, ә кешенең эчендә. Кеше эчендәге мин-минлекне, дуамаллыкны, шәфкатьсезлекне җиңми торып, гомуми гармониягә ирешеп булмаячакны ассызыклый язучы. Октябрь инкыйлабының, ул тудырган бөек социаль тәҗрибәнең ни белән бетәсен «тере җанның патологоанатомы» (язучы Виктор Ерофеев сүзе) Достоевский алдан белгән дияргә мөмкиндер. «Җеннәр» дип пәйгамбәр язучы кан аша бәхеткә юл күргән революционерларны атый. Гомумән, ХХ гасырның беренче яртысы, андагы Россия – Достоевский фаразларының үтәлеше. Кан коймый, кеше ашамый башлаган 60 еллардан соңгы вакыт исә, классикны аңлапмы, аңламыйчамы, кеше күңеле, аны яхшырту өчен башланган көрәш чоры булды кебек. «Яңа кеше тәрбияләү» – нәкъ шундый пунктның коммунизм төзү программасына кертелүен өлкәнрәк буын хәтерли булыр. Кешене кешелек сыйфатлары белән баетуда уңышлар да булмады түгел, булды.

Яхшы белән начар арасындагы төгәл билгеләнгән чикләр, үзара ышаныч, романтизм дигән шул мәшһүр күңел халәте, аның гадирәк рәвеше энтузиазм – шул заман продуктлары. Укымышлылык культы. Социаль тигезлек. Ул чорда төшерелгән фильмнарны гына карагыз сез. Кайберләре бүген гади, беркатлырак тоелса да, алардан хәзер дә аерым бер җылылык, эчкерсезлек, яктылык бөркелә. Гайдай, Мотыль төшергән бөек фильмнарны бүген бер генә режиссер да кабатлый да, төшерә дә алмый. Чөнки атмосфера башка – ул яңадан хиссез, исәп-хисаплы. Ул елларда бүгенге мәдәниятсезлек тә юк иде кебек. Тормышка ашкын прагматик күзлектән түгел, ә эчкерсезлек, яхшылык, дуслык аша карау көчле булды. Ә эгоизмның киресе булган альтруизм? Дөньяны коткарырга тиешле матурлыкның состав өлеше түгел идеме ул? Башкалар, якыннарың өчен яшәү, аларның мәнфәгатьләрен үзеңнекеннән өстен күрү. Риясызлык, файда өмет итмичә генә кешегә булышу. Килешегез, Достоевский бәндәдә күрергә теләгән, өметләнгән сыйфатлар бит болар. Ләкин ул чаткылардан учак кабынып китә алмады. Шәхси милек кайтуга, кеше күңеле яңадан мүкләнде, элекке халәтенә керде. Акчага табынган куллану җәмгыятендә, бер-берең белән ярышып байлык җыйганда, өстенлеккә ашкынганда матурлыкка, кеше хәленә керә белүгә урын калмый ул…

Наил Шәрифуллин

Фото: catherineasquithgallery.com


Фикер өстәү