Казанның 7нче хастаханәсеннән агуланган яшүсмерләрне чыгаралар

«Узган атнада метанол белән агуланып килгән җиде зыян күрүчене бүген чыгарабыз. Аларның тормышларына берни дә янамый. Хәлләре тотрыклы», — дип белдерде Татарстан Республикасының баш токсикологы, кискен агуланулар үзәге җитәкчесе Алия Насыйбуллина.

Калган пациентлар әлегә токсикологлар күзәтүе астында кала.

Исегезгә төшерәбез, соңгы ике айда Россиянең берничә төбәгендә күпләп агуланулар булды. Свердловск өлкәсендә метил спиртын кулланганнан соң — 35, Курган өлкәсендә — 6, Оренбург өлкәсендә-34, Пермьдә -5 кеше үлгән.

Казанда агулану очрагында, кызганычка каршы, бик авыр хәлдә булган 1 кыз һәлак булды. Табиблар аның тормышы өчен ахыргача көрәштеләр. Калган зыян күрүчеләрне вакытында күрсәтелгән профессиональ медицина ярдәме аркасында коткарып кала алдылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү